Нәсел эше буенча менә дигән белгеч
Авыл хуҗалыгы

Нәсел эше буенча менә дигән белгеч

Күптән түгел «Архангельское» КФХ» ҖЧҖнең ясалма орлыкландыру технологы Светлана Барсукова мөгезле эре терлек үрчетү буенча республика конкурсында катнашты. Конкурста ул, 3 нче урынга кадәр берничә баллга җитмичә, югары осталык күрсәтте.


Архангел Бистәсе авылы терлекчелегендә Светлана инде 21 ел эшли, шуларның 18 е-сыер савучы, соңгы 3 ел-ясалма орлыкландыру технологы.
Аңа 300 баш сыер һәм тана беркетелгән, 2018 елда алардан 297 баш бозау алынган. Светлана эше нәтиҗәсендә КФХда 100 % сыерлар ясалма орлыкландырыла, монда нәселле үгезләр асрамыйлар.
- Светлана-нәсел эше буенча менә дигән белгеч, сыерларны ясалма орлыкландыру буенча җаваплы һәм намуслы хезмәткәр, көтүлекне яңарту буенча эшне берүзе башкара, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш белгече Хәлим Гыйззәтуллин. – Ул шулай ук сыерларны ясалма орлыкландыру буенча халыкка да ярдәм итә. Сыер савучы буларак, ул республика конкурсларында район данын лаеклы төстә яклады. Хәзер мондый дәрәҗәдәге яңа уңыш-орлыкландыручылар бәйгесеннән көтәргә кала.

 


Нет комментариев