«Нурхамәтов З.М.» КФХ: сөт җитештерү арта
Зөфәр Нурхамәтов фермер хуҗалыгын 2003 елда, банкротлыкка чыккан "Яңа Чишмә" АХПКның бер бригадасы базасында оештыра. Иске техника һәм җимерек ферма биналарын сатып алып, акрын гына МЭТ санын, шул исәптә сыерларның баш санын да арттыра. Соңгы ике елда сөт җитештерү 100 тоннага арткан. Евгений СТАРОВ
2009 елда "Нурхамәтов З.М." КФХда 1374 центнер сөт җитештерелгән булса, быелгысы елның 11 аенда инде бу күрсәткеч 2390 центнерга җиткән. Хәзер хуҗалыкта сөтне 33 сыердан савып алалар, 25есе - ташлаткан, сыерларның бозаулавы февраль-март айларында көтелә, көн саен сөт заводына 450 шәр кг сөт тапшырыла, узган елгыдан 1,5 тапкыр артык. Терлекләрнең туклану рационында кирәкле булган барлык азык та, минераль өстәмәләр дә бар, киртә абзарга салам кайтарылган, КамАЗ шоферы Александр Завалишин Зәйдән чөгендер түбе ташып тора. МЭТ рационында көн саен премикслар өстәп торалар. Фермер сүзләре буенча, хуҗалыкта биоөстәмәләрдән инде ел дәвамында файдаланалар икән, нәтиҗәсе дә сизелерлек - савым арта, бозаулар сәламәтрәк туа, аларның кырылуы (үлеме) да күзәтелми.
Быел хуҗалыкта 1,5 елга җитәрлек азык запасы булдырылган, бөртекле культуралар уңышы да яхшы - гектарыннан 30 центнер.
Быелгысы җәйдә МЭТ тоту өчен дуңгыз абзары биналарына реконструкция ясалган, тирес чыгару системасы монтажланган, су эчергечләр ясалган, идәннәр җәелгән. Әлеге эшкә фермер 3 млн. сумга якын акча тоткан. Хәзер сыерларны асрауда барлык шартлар да булдырылган, микроклимат та яхшы - бинада чыршы ботаклары эленгән.
Савым сыерларына ике савымчы хезмәт күрсәтә: Роза Сөниева һәм Любовь Кругликова - алар 100 шәр тоннадан артык сөт савып алганнар һәм ел нәтиҗәләре буенча районның алдынгы савымчылары арасына керәләр. Тракторчы Владимир Маранов (рәсемдә ул сулда Зөфәр Нурхамәтов белән) кышын фермада слесарь булып эшли, үз эшен намус белән башкара. Аның тырышлыгы белән барлык механизмнар да көйле эшли. Хуҗалыкта барлыгы 8 кеше хезмәт куя. Зөфәр Мәүлет улы сүзләре буенча, кадрлар кытлыгы нык сизелә, шуңа да аларны эшкә читтән җәлеп итәргә туры килә, ә, бу нигездә, проблемалы кешеләр. Фермер хуҗалыгы башлыгы сөткә булган сатып алу бәясенең түбән һәм сөт җитештерү зыянлы булуын да ассызыклап узды. Булган кыенлыкларга да карамастан, "Нурхамәтов З.М." КФХ акрын гына гел алга таба үсеш ала: 11 айда сөт сату 134 процентка арткан, ит узган елгыдан өч тапкыр күбрәк сатылган, үрчем дә 36 процент күбрәк алынган. Фермерга авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру буенча алда да бары уңышлар гына насыйп булсын, диясе килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев