Печән өсте җитте
Яңгырлы җылы көннәр азык культураларына матур итеп үсеп китәргә ярдәм итте – бу көннәрдә район хуҗалыкларында күпьеллык үләннәрне чабып алу эше башлана.
Районда азык культуралары 30 мең гектар тирәсе мәйданны били, шул исәптә 14 мең гектарында – күпьеллык үләннәр, 13 мең гектардан артык – берьеллык үләннәр, 9 мең гектар мәйданда силоска кукуруз һ.б.
Терлекләрне кышлату өчен безгә 9200 тонна печән, 53,5 мең тонна сенаж һәм 42 мең тонна силос хәзерләргә кирәк. Кайбер хуҗалыкларда узган елгы азык запасы да бар – 400 тонна тирәсе печән һәм 6 мең тонна силос һәм сенаж.
3 июньдә хуҗалыкларда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Гостехнадзор һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашында азык урып-җыю техникасының әзерлеге тикшерелде. “Агро-Основа” һәм “Игенче” ҖЧҖ иң яхшылары дип танылган, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре шулай ук гомумән безнең районга уңай бәя бирде.
Күпьеллык үләннәрне чабу эшенә беренчеләрдән булып үз агрегатын фермер Фәргат Вәлиев чыгарды, аның кырларында азык культуралары 550 гектар мәйданны били. Кузаклы күпьеллык үләннәрне чабу (60 гектар мәйданда) эшен тәҗрибәле һәм намуслы механизатор Виктор Патренкин алып бара (рәсемдә).
Печән чабу өчен иң кулай вакыт – бутон чыгару (төймәләнү) бара һәм бу ял көннәрендә инде рулоннарга прессларга уйлыйбыз, - ди Фәргат Вәлиев. – Азык культуралары чәчүлекләре торышы ярыйсы гына, кышкылыкка яхшы азык запасына өметләнәбез.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев