Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Печәнне үз көчең белән әзерләргә кирәк

Халыкның хезмәт активлыгы буенча булып үткән чираттагы киңәшмәдә 2018 елның I яртыеллыгына йомгак ясалды.


Үткән киңәшмәдәге беркетмәнең  үтәлешен игълан итеп, докладчы район башлыгы урынбасары Надежда Попкова сөт хәзерләүгә килешүләрне өч данәдә төзү хакында искәрде, аларның төп нөсхәсе ШЯХ-дә,  сөт хәзерләүчеләрдә, АҖ башкарма комитетында һәм күчермәләре – районның ветеринария берләшмәсендә булырга тиеш.
- 2017 елның көзендә терлекләр саны байтак кимегән иде һәм 2018 елга ШЯХ лар зур минус белән чыкты, - диде докладчы. - Хәзер барлык төр терлекләр саны 2017 елның беренче яртыеллыгыннан азрак (дуңгызлардан тыш), аның каравы 2018  елның 1 гыйнварыннан күбрәк, чөнки терлекләр, нигездә, язын сатып алына. Иң мөһиме, гадәттәгечә, көзен кинәт кимүгә юл куймаска. 9 авыл җирлегендә сыерларның баш саны арткан. Иң күбе Зирекле АҖ-дә (14 баш), алты АҖ дә сыерлар 1-2 башка, ә Черемухово АҖ дә – 5 һәм Ленино АҖ дә 6 башка кимегән. Сайлаулы тикшерүләр күрсәткәнчә, авыл җирлекләрендә  исәпкә алынмаган терлекләр дә байтак, аларны һичшиксез хуҗалык  китабына кертергә кирәк.
Сыерлар кимү белән (80 башка) сөт тапшыру да (2017 ел белән чагыштырганда) кимегән: эшкәртүгә – 325, башка  төр  сатуга – 56 тоннага.  Шуның белән бәйле рәвештә ШЯХ-ны үстерү буенча район программасының ике пункты үтәлми калган: сыерларның баш саны (план буенча  арту 2 % урынына 0,4 %) һәм товар авыл хуҗалыгы продукциясенең  артуы (минус 12,1 %).
Сөт өчен исәп-хисап ясауның уртача бәясе 19 сум 45 тиеннән 15 сум  35 тиенгә кимеде (халык белән – 16 сум 80 тиеннән һәм 14 сум), әмма бәяләр төшкәннән соң алынган компенсацияләр аларны якынча тигезләде (бәягә  карата өстәмә – сатылган сөт күләменә бүленгән  компенсация). ШЯХ белән исәп-хисап бәяләре июньдә 12 сум  72 тиен тәшкил иткән, бу күрше 6 район  арасында исәп-хисап бәяләре рейтингында астан өченче юл. Сөт хәзерләүчеләр  тарафыннан үзләренә калдырыла торган   акча күләме 2018   елның 1 яртыеллыгында бер литры өчен 1 сум  08 тиеннән башлап 1 сум 50 тиенгә чаклы үзгәрә.
Надежда Попкова мини-фермалар төзү буенча; башмак таналар һәм тана сыерлар, яшь кош-корт сатып алганда  чыгымнарны субсидияләү; сыерларга хезмәт күрсәтү   буенча ветеринар профилактик чаралар үткәрү буенча республика программаларында катнашу, АҖ лар арасында  халык тарафыннан сатып алынган яшь терлекләр һәм кош-корт  турындагы саннар белән таныштырды.
- Печән узган  елның шул  ук чорына карата 1100 тоннага кимрәк әзерләнгән. Соңгы араларда көннәр яңгырлы булса да, печән әзерләү эшен активлаштырырга кирәк, - диде Надежда Попкова. - Халыкның хезмәт активлыгы буенча үткән киңәшмәләрнең берсендә  район башлыгы Вячеслав Козлов быел пай җирләре өчен исәп-хисап ясауда аларга печән бирелмәскә дә мөмкин булуы турында халыкка җиткерергә кушкан иде, чөнки агымдагы елда беренче кат чабылган печән күп булмаган, шуңа да аны үз көчең белән әзерләргә кирәк булачак.
Киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Луиза Исхакова 2018 елның I ярты елында авыл җирлекләре тарафыннан “юл картасы“ның үтәлеше турындагы доклад белән  чыгыш  ясады. “Юл картасын“ үтәү рейтингы буенча лидерлар – Архангел, Черемухово һәм Петропавел авыл җирлекләре.
Зирекле авыл җирлеге халкының хезмәт активлыгын үстерү  турында җирлек башлыгы Җәлил Гайфетдинов сөйләде. Ул хезмәт сөючән зиреклеләрнең конкрет мисалларын атады, алар фермерлык белән шөгыльләнеп, сыерларның, МЭТ-нең, сарыкларның баш санын арттыралар, умарта тоталар, авыл хуҗалыгы техникасы сатып алалар һ.б. Соңгы вакытларда әлеге авыл җирлегендә ШЯХ үсешендә алга китеш бар һәм шуның белән ул Надежда Попкова тарафыннан артта калучыларга үрнәк итеп куелды.
Ольга Иванова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев