Реклама
Авыл хуҗалыгы
Премия тапшырылган
Иң әйбәт авыл җирлеге башлыгы, шәхси ярдәмче, гаилә хуҗалыклары һәм кооперативлары арасындагы республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Чуваш Чабаксары авыл җирлеге башлыгы Петр Петров диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнгән. Евгений СТАРОВ ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлекләре башлыклары арасында иң яхшы хуҗалык алып барган өчен Игенчеләр сараенда Петр...
Иң әйбәт авыл җирлеге башлыгы, шәхси ярдәмче, гаилә хуҗалыклары һәм кооперативлары арасындагы республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Чуваш Чабаксары авыл җирлеге башлыгы Петр Петров диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнгән.
Евгений СТАРОВ
ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлекләре башлыклары арасында иң яхшы хуҗалык алып барган өчен Игенчеләр сараенда Петр Петровка бүләк тапшырган. Хәзер Петровларның шәхси ярдәмче хуҗалыгында 18 баш МЭТ, шул исәптә 8 сыер бар. Бер ел эчендә МЭТнең баш саны 8гә, ә савым көтүе икеләтә арткан. Азык хәзерләү өчен хуҗалыкта трактор, тагылма инвентарь бар, әле тагын пресс-җыйгыч сатып алырга кирәк. Терлекләрне кышлатуга азык җитәрлек күләмдә хәзерләнгән. Ярдәмче хуҗалыкны йорт хуҗасы белән бергә аның хатыны Марина, балалары: 10 сыйныфта укучы кызлары Елена һәм уллары Костя (7 сыйныфта) алып бара.
Узган елда Петровлар үзләренең ярдәмче хуҗалыкларыннан 13,4 тонна сөт сатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев