Район авыл хуҗалыгы идарәсендә язгы кыр эшләрендә механизаторларның хезмәт ярышының икенче бишкөнлегенә йомгак ясалды.
Ярыш алдынгылары
Туңга сөрелгән җирләрне, көзге чәчүлекләрне һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда “Кулон“ а/ф-дан Юрий Поляков (ул 5 көндә 431 га җир тырмалаган (эш башланганнан бирле – 1217 га) һәм “Козлова М.И.“ КФХ дан Павел КРЯЖОВЛАР (440 га) алдынгы булган.
Сабан культуралары чәчүдә “Кулон“ а/ф-дан Владимир МИХАЙЛОВ (5 көндә 360 га) һәм Алексей НАСЕЙКИН (445 га), шулай ук “Агро-Основа“ ҖЧҖ дән Ренат Әбдрәфыйковлар (306 га) 5 көнлек алдынгылары дип танылган.
Культивацияләүдә “Кулон“ а/ф-дан Николай БАДЯЕВ (459 га) һәм “Архангельское“ КФХ“ ҖЧҖ-дән Виктор Иванов (300 га) бишкөнлектә иң уңган механизаторлар булган.
Алдынгыларның барысына да кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев