Тотрыксыз һава торышы - еш яуган яңгырлар район хуҗалыкларына азык хәзерләү эшләрен киң җәелдерергә мөмкинлек бирми.
19 июньгә район авыл хуҗалыгы идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, 3000 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр чабылган, шуның 1400 гектары - печәнгә, 1100 га - сенажга һәм 450 га - терлекләргә өстәмә ашату өчен яшел азыкка.
150 тонна печән хәзерләнгән (нигездә, "Яңа Чишмә" а/ф-ның Акъяр бүлекчәсендә), "Яңа Чишмә" а/ф-ның Тубылгытау бүлекчәсендә 4500 тонна сенаж салынган.
Үсемлекләрне тукландыру һәм саклау эшләре дәвам иттерелә. 28,5 мең гектар мәйданда яфрактан тукландыру үткәрелгән, 32 мең гектар чәчүлек чүп үләннәргә каршы эшкәртелгән, корткычларга каршы - 7 мең га, авыруларга каршы 500 гектар мәйданда эшкәртү эшләре үткәрелгән.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев