Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ринат Хәлиуллин: “Без эшкә балачактан күнеккән“

Чертуштан Хәлиуллиннар гаиләсе сөт мини-фермасы төзүдә ярдәм күрсәтү программасы буенча 200 мең сум күләмендә субсидия иясе булган.

Әлеге гаиләнең шәхси ярдәмче хуҗалыгында 13 баш МЭТ бар, шуларның 4есе - савым сыеры, МЭТ саны тагын бер башка артырга тора, Ринат әйтүенчә, Ходай насыйп итсә, язга таба тагын үрчем көтелә.
-Димәк бу сыерлар да күбрәк булачак, сөт сату да артачак дигән сүз. Хәзергә сатыла торган сөт (аена) 1,5 тоннадан аз гына күбрәк тәшкил итә. Сыерларны сауганда ике саву аппаратыннан файдаланабыз: берсен үзебез сатып алган идек, ә икенчесен быел район хакимиятеннән бүләк иттеләр. Ике аппарат куллану эшне күпкә җиңеләйтте, тормыш иптәшем Галия моңа бик шат, чөнки бу эш аның өстендә, - ди Ринат.
-Авыр, дип зарланмыймы?
-Юк, без бит эшкә балачактан күнеккән: безнең әти-әниләр дә һәрвакыт 2-3 сыер асрады. Безне балачактан беркем дә мәҗбүриләп эшләтмәде, без иртән әти-әниләргә терлекләрне карашырга, ә мәктәптән кайткач терлекләр абзарын, ишегалдын чистартырга кирәклеген үзебез белеп башкара идек. Бу безнең тормыш рәвешебез. 20-30 ел элек авыл кешесенә ни аппарат, ни субсидия, ни бернинди грант бирелмәгән, шуңа да карамастан, алар үз көчләре белән барысын булдырган, иртәдән кичкә кадәр колхозда эшләгәннәр, балаларын да тәрбияләгәннәр, беркемнән ярдәм дә сорамаганнар. Ә безгә хәзер: ал, файдалан, эшлә генә, дип тәкъдим итәләр. Без шуннан файдаланабыз да инде. Терлекләрне көтүдә бераз уңайсызлыклар бар барын: чиратлап көтәбез, шуңа көтүгә бар терлекләрне дә чыгармыйбыз.
-Төзелешкә субсидия алгансыз, нәрсә төзергә уйлыйсыз?
-Безнең сыерлар һәм кечкенә бозаулар өчен бинабыз бар инде, хәзер башмак таналар өчен бина төзү эшен башладым.
-Күрәм, киң колач белән төзисез.
-Әйе, терлекләрнең баш саны артып тора бит. Көч бар, ярдәм бар, азык хәзерләнгән диярлек: пай җирләренә бөртек һәм печән алабыз, һәр сыерга авыл Советыннан субсидия дә бүлеп бирелә, җитмәсә, үзем эшли торган агрофирмадан сатып алабыз. Сөтне сату белән дә проблемалар юк, безгә алыпсатарлар килеп җыеп китә, ә аннан исәп-хисап ясыйлар. Акча әлегә азрак, әмма тормышны алып барырга, балаларны укытырга (алар безнең өчәү - Риаз, Рания һәм өченче сыйныфта укучы Нияз) җитә.
-Сезнең шәхси хуҗалыгыгыз да үсә, зур табыш алырга да күп калмаган. Эшләп тапкан акчагызны нәрсәгә тотарга планлаштырасыз. Яңа машинагамы, әллә өйгәме?
-Юк, машинабыз да, өебез дә әйбәт әле. Акча булса, урыны табылыр, дип уйлыйм.
Авыл тормышы җиңел булмаса да, Ринат Хәлиуллин бер дә зарланмады, бөтен сорауларыбызга уңай җавап бирде, кәефе дә күтәренке иде.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев