Савым сыерлары хуҗаларына – субсидияләр
Районга савым сыерлары һәм кәҗәләр асраучы шәхси хуҗалыкларга күптән көтелгән субсидияләр кайтты.
Әгәр хуҗалыкта бер сыер икән, субсидия күләме 2300 сум, ике сыерга - 3300 шәр (нәтиҗәдә 6600), өч һәм аннан да күбрәк сыер булса терлекнең һәр башына 4300 шәр сум тәшкил итә. Кәҗәләргә субсидия бер башка - 500 сум.
Район буенча субсидия күләме 6,8 млн. сум тәшкил итә. Алар бу атна дәвамында терлек хуҗалары счетына күчереләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев