Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Шәхси ярдәмче хуҗалыкка зур ярдәм күрсәтелә

"Татарстан территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә дәүләт ярдәме турында"гы ТР Законы кысаларында күп кенә ШЯХ гарантияләнгән дәүләт ярдәме алалар, халык хуҗалыгын үстерүгә, авыл йортларында мал-туарны арттыруга стимул тудырыла.

Субсидияләр түбәндәге юнәлешләрдә бирелгән:
- ШЯХ кредитлары буенча процент ставкаларын каплауга - 2016 елда ШЯХ кредитлары алган район кешеләре 3 млн. 204 мең сум акча алган;
- 3-8 баш сыерга исәпләнгән мини-ферма төзелешенә. Программа бик кирәкле булып чыккан, инде 1,8 млн. сум акча үзләштерелгән дә, 2016 елда - 1,2 млн. сум бирелгән. 10 кеше шушы программадан файдаланган, шул исәптән Шахмай АҖ-дә - 4, Акъяр АҖ-дә - 2 кеше;
- 1 башка 15 мең сум исәбеннән тана сатып алуга. 21 баш танага 315 мең сум акча түләнгән. Яңа Чишмә һәм Шахмай АҖ-дә дүртәр, Акъяр һәм Зирекледә өчәр баш тана сатып алынган. Сөт сату буенча Акъярдан Ф.А.Госсаметдинов, Зирекледән И.Х. Кыямов, Шахмайдан Д.Н. Мотыйгуллин, Чаллы Башыннан И.К. Дәүләтшина һәм башкалар уңышлы эшлиләр;
- саву аппаратлары сатып алуга - чыгымнарның бер өлешен каплауга. 52 саву аппараты алуга 440 мең сумнан артык акча бирелгән;
- кош-корт (яшь) алу чыгымнарын каплауга - район халкына 180 мең сум субсидия түләнгән. Горшководан Мәдинә Мингалимова 160 баш каз алган, Акбүредән Фәридә Вәлиуллина (100 баш каз),Яңа Чишмәдән Зөлфия Якупова (100 үрдәк), Зирекледән Айрат Хамәтвәлиев (110 каз), Чертуштан Рашат Зарипов (200 каз) һ.б. субсидияләрдән уңышлы файдаландылар;
- савым сыерлары, кәҗәләр, атлар асрауга 6 млн. 760 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Бер шәхси ярдәмче хужалыкка алынган барлык субсидияләрне анализлап карасак, район буенча бер ШЯХ-га уртача 5 мең сум туры килүен күрәбез. Ә авыл җирлекләре буенча караганда бер ШЯХ өлешенә - Акъяр АЖ-дә - 18 мең сум, Шахмай (14 мең сум), Тубылгытау (10 мең сум), Чабаксар буенча (9 мең сум) барыннан да күбрәк субсидия туры килә. Ә менә Яңа Чишмә - нибары 1 мең сум, Красный Октябрь һәм Буревестник - 2шәр мең сум, Ленино, Петропавел, Черемухово кебек АҖ-дә бер ШЯХ-га 3әр мең сум гына чыга.
Алда күрсәтелгән мисаллардан күргәнебезчә, үзләренең ярдәмче хуҗалыкларын үстерергә теләүчеләргә дәүләт ярдәме начар түгел, 2016 елда гына да барлык төр субсидияләр 12,5 млн. сумга якын тәшкил итте һәм бу соңгы сумма түгел әле. Әйе,үз хуҗалыгында элек терлек һәм кош-корт асрамаучыларны бүген сыер һәм кош-корт асрарга мәҗбүр итү чынбарлыкка туры килми, әмма дәүләт терлек тотуга һәм авылда эшләргә теләкләре булган кешеләргә ярдәм кулы сузачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев