Үз ярдәмче хуҗалыгында хуҗа өстенлекне күбрәк дуңгызчылык тармагына биргән: дуңгызлары 30 дан артык булган. Бүген Муратовлар хуҗалыгында дуңгызчылык шул ук дәрәҗәдә кала бирә, ә МЭТ нең баш саны ике тапкырга арткан.
Хуҗалыкта симертүдә 22 баш МЭТ бар, 10 савым сыеры, сөт арадашчы аша Яңа Чишмә сөт заводына сатыла. Сөттән уртача еллык табыш 550-560 мең сум тәшкил итә. Дуңгыз һәм сыер итен сатар урын тапкан. Еллык керем 6 млн. сумнан артык тәшкил итә. Шулар арасында МТЗ-80 тракторын МТЗ-82 гә алыштырган, Нива СК-5 комбайны шулай ук печән һәм бөртеклеләр уңышын урып-җыю өчен кайбер җайланмалар һәм агрегатлар сатып ала алган.
- Сезнең җирләрдә ниләр үсә һәм быел уңыш ничегрәк булды?
- 25 гектар сөрүлек җирләргә бөртеклеләр чәчәм: 10 га - бодай һәм 15 га - бөртекле катнашма. Быелгы уңыш сөендерә, тулаем алганда бөртеклеләрдән 80 тонна уңыш җыеп алдык. 10 гектардан 250 төргәк (тюк) печән чабып алдым, һәркайсы 500 шәр килограммлы. Терлекләрне кышлату өчен бу җитәчәк.
Басулардан амбарларга бөртек ташуда Викторга үзенең КамАЗы белән абыйсы Сергей булыша.
- Сезнең гаиләгез белән безнең газета укучыларыбыз 2013 елның июлендә танышкан иде. Улыгыз Денис ул чакта укучы булырга гына әзерләнә, ә алты айлык Настенька әти-әнисе кулында дөньяны танып белүгә өйрәнә иде. Инде менә дүрт елдан артык вакыт узган да, шул арада сезнең тормышыгызда тагын ниләр үзгәрде?
- Хәзер безнең йортыбыз тулысынча төзелеп бетте. Туганнардан бурычка алган акчалар, кредитлар түләнде. Аллага шөкер, әлегә бурычларыбыз юк. Бер ел элек хатыным Татьяна эшкә чыкты. Настя балалар бакчасына йөри, Денис 5 сыйныфта укый. Ул спорт һәм техника белән мавыга, мәктәптә эшләүче түгәрәкләргә һә секцияләргә йөри. "Олимп" спорт комплексында шөгыльләнергә хыяллана, әмма бездәге юллар торышы әлеге хыялны тормышка ашырырга мөмкинлек бирми. Җәен Денис йортыбызда зур ярдәмче. Шуңа да быел аның икенче хыялын без тормышка ашырдык - аңа тай бүләк иттек. Балалар үсә, алар белән бергә аларга киткән чыгымнар да арта, шуңа да планда шәхси хуҗалыкны үстерү тора.
- Моның өчен сез нинди чаралар күрәсез?
- Быел без азык салу өчен бина сатып алдык, моның өчен көзен дуңгызларның байтагын сатарга туры килде, - ди Виктор, - бинаны әле ясап бетерәсе бар: түбәсен алыштырасы һәм вак-төяк башка эшләр. Әлеге эшне башкарып чыгу өчен акча кирәк. Теләсә кайсы эштә дә күңелдә булдыра алырмынмы икән, дигән шик туа. Әгәр булдыра алам дисәм, булган 35 га җиргә өстәп тагын арендага 100 га җир алырга уйлыйм. Һәм бу безгә "Гаилә фермасы" статусын алу мөмкинлеге дә бирә. Димәк, терлекләрнең баш санын арттыру, бары гаилә фермалары өчен генә каралган ташламалы программалар һәм кредитлардан файдалану мөмкинлеге дә туачак дигән сүз.
- Һәм , әгәр дә ничек планлаштырылган, шулай килеп чыкса, савым сыерларының баш санын да арттырасызмы? - әлеге сорауны мин хуҗабикә Татьяна Муратовага юлладым.
- Хәзер мин ике сөт саву аппараты белән ун сыерны (иртәнге һәм кичке савым) ике сәгать эчендә савам. Әгәр дә өйдәге эшләрдә булышачак кызымның үсеп килүен дә исәпкә алсам, сыерлар савуга тагын берникадәр вакыт калдыра алам. Шулай булгач, барысы да булырга мөмкин.
- Кайчандыр сез ирегез белән гаиләгезнең ишәюенә каршы түгел идегез. Моңа хәзер сез ничек карыйсыз?
- Якын араларда безнең гаиләдә мондый бәхет күренмәячәк әле.
Лариса ФЕДОРОВА фото автора
Нет комментариев