Авыл җирлекләре башлыклары, сөт җыючы эшмәкәрләр, банклар, КМС заводы вәкилләре, район Советы һәм башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашында халыкның хезмәт активлыгы буенча үткән киңәшмәдә 2017 елның гыйнвар аендагы эшләргә йомгак ясалды.
Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Киңәшмә үткән киңәшмә беркетмәсендә язылган эшләрнең үтәлешен тикшерүдән башланды. Район башлыгы авыл җирлекләрендә пайчылар җыелышлары үткәреп, килешүләрдә пай җирләре өчен гектарына 750 сумнан да ким булмаган бәядә аренда түләүләре билгеләүне йөкләде һәм пайчыларның җир салымын үзләре түләргә тиешлеген әйтте. Гыйнвар ае нәтиҗәләре турында доклад ясалганчы район башлыгы урынбасары Надежда Попкова декабрь-гыйнвар айларында сөт җыюга керешкән ике ИЭ-не тәкъдим итте, быелдан башлап әлегәчә эшләп килгән ике сөт җыючы үз эшен туктаткан.
Гыйнвар аенда халыктан 290,5 т. сөт җыелган, 2016 елның гыйнварында ул 18 тоннага азрак җыелган булган. Башка төр сатулар 44 т тәшкил итә, анда үсеш тенденциясе күзәтелә. Доклад ясаучы район буенча халыктан җыела торган сөтнең көн саен кимүен билгеләп үтте. Әйтик, Шахмай АҖ-дә ул 40-60 литрга кимегән. Бу АҖ-дә бер баш сыеры булмый торып көн саен 30-40 литр сөт тапшырган хуҗалык та бар икән. Бер гаиләнең "Сөт иле""Яңа Чишмә" агрофирмасыннан сөт алуы ачыкланган, хәзер аны җинаять җаваплылыгына тарттыру мәсьәләсе карала. Яңа Чишмә авыл җирлеге буенча да сөт тапшыру кими, көн саен 200 литрга. " Сөт кая китә, билгесез, Яңа Чишмә базарында да сатканнары күренми", - диде Надежда Попкова.
Сөт җыючылар белән исәп-хисап ясау бәясе 23 сум 47 тиен тәшкил иткән, бу 2016 елның гыйнвар аендагы бәядән 3 сум 7 тиенгә күбрәк. Эшмәкәрләр белән исәп-хисапта бәяләр 1 сум 28 тиенгә аерыла, бу сыйфаты төрле булган сөт тапшыруны аңлата, сөт җыйганда аның сыйфатын ешрак тикшерергә кирәк. Сөт җыючылар үзләренә калдырган акча да норма чикләрендә - бер сумнан аз гына артыграк. КМС заводы исәп-хисапны вакытында ясый, ИЭ-гә дә халык белән исәп-хисапны кичектерми ясау кирәк. Вячеслав Козлов тәкъдим дә кертте: КМС заводы кичектергән һәр көн өчен алдагы айда эшмәкәрләр белән исәп-хисап ясаганда комиссия кертү кирәк, диде. Халыктан җыелган сөтнең уртача бәясе - 22 сум 31 тиен. Аксубай, Әлки районнарында ул - 22,50, Чистайда - 22, Чирмешәндә - 21 сум 50 тиен. 2016 елның көзе белән чагыштырганда бәя 5 сум 32 тиенгә арткан, якын киләчәктә исә бәяләр сәясәте - аның кисәк төшүенә юл куймау.
- Мини фермалар төзелешенә субсидиягә заявкалар теләге булган һәркемнән кабул ителә, кем быел шушы программага эләкми, 2018 елга кала, - диде икенче мәсьәләгә күчкән Надежда Попкова. Субсидия алучыларга терлекләрнең баш санын арттыру өстендә эшлисе була. Бу килешүнең бер шарты булып тора, шулай булмаганда субсидияне кире кайтарырга туры киләчәк. Гыйнвар аенда биш авыл җирлегендә 9 ШЯХ кредиты алынган (2016 елның гыйнварында 2 мәртәбә күбрәк). "Тиздән яз, җәй җитәчәк, халык яшь терлек, азык алачак, биредә аларны ШЯХ кредитлары коткара алыр иде, - диде Надежда Попкова.
Кайдан һәм кемнән яшь терлек алып була - АҖ-дә мәгълүматый стендларда һәрчак мәгълүмат булып торырга тиеш. Халык заявкаларын АҖ башкарма комитетларына бирә ала. Бу нисбәттән тәкъдим дә кертелде: февраль- март айларында авыл хуҗалыгы оешмаларына теләге булган үз хезмәткәрләренә хезмәт хакын (20%) терлекләтә бирүне килешергә. Вячеслав Козлов йорт кошларын сатучы ИЭ-гә аның һәр төре өчен билгеле бер көннәрдә график төзергә һәм 3-4 АҖ-дә сату урыннарын булдырып хәбәр итүне тәкъдим итте, алайса бер үк төрле кош-кортка бәяләр төрле җирдә төрлечә.
Сукбай этләрне, төлкеләрне аулау, үзара салым акчасы җыю турындагы (4 авыл җирлегендә нибары 16-25% кына җыелган) мәсьәләләр җитди тикшерелде.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев