Сөтнең бәясе аның сыйфатына бәйле
Район халкы тарафыннан җиде айда 3900 тоннадан артык сөт сатылган.
Район хакимиятендә АҖ башлыклары һәм сөт җыючылар катнашында халыкның хезмәт активлыгы буенча агымдагы елның 7 аена йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Халыкның хезмәт активлыгы буенча эш анализы белән район башлыгы урынбасары Надежда Попкова чыгыш ясады.
- Агымдагы елның җиде аенда халык тарафыннан сөт сату 3905 тонна тәшкил итте, - дип билгеләп үтте ул. Бу узган ел дәрәҗәсеннән 167 тоннага кимрәк (4,1%). Эшкәртүгә 3420 тонна продукция озатылган, шул исәптән башка төр сатулар 485 тонна тәшкил итә. Безнең заводта 50% тан артык сөт эшкәртелә, 16% ка якыны - Баулы сөт комбинатына, 10% ка якыны - «Олы Тигәнәле» кооперативына һәм ШЭ И.А. Чебенев алып китә, ә 12%ы - башка төр сатулар.
7 айда сөт җыючылар белән уртача исәп-хисап бәясе 28 сум 69 тиен тәшкил иткән, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 4,91 сумга күбрәк һәм бу бик сөендерә. Иң югары бәяләр (29,30 сум/кг) Баулы сөт комбинатында һәм Ж. Ш. Сабировта, аннары «Ситдыйков Р.Р.» КФХсы (Чаллы Башы) һәм «Олы Тигәнәле» кооперативында (28,95 - 29,12 сум/кг), иң түбән бәя - ШЭ Н. А. Таротинада -27,32 сум/кг.
Сөт җыючыларның күбесе сөт тапшыручылар белән вакытында һәм намус белән исәп-хисап ясыйлар. Халык белән исәпләүнең уртача бәясе - 27,22 сум/кг. Баулы сөт комбинаты, ШЭ Сабиров һәм «Ситдыйков Р. Р.» КФХсы халык белән 28 сумнан исәп-хисап ясый, иң түбән бәяне ШЭ Михайлов И. И. түли - 26,25 сум/кг.
Надежда Попкова җыелган продукциянең һәр килограммы өчен сөт җыючыларның үзләренә күпме акча алуларына да тукталды. Тәкъдим ителгән сумма - 1 кг өчен 1 сум 30 тиен тирәсе һәм күп кенә сөт җыючылар шул чиктән чыкмый. Шул ук вакытта, мәсәлән, «Газизова Л.Р.» КФХ 1 килограмм сөт өчен 1 сум 54 тиен ала. Июль аенда җыелган сөт өчен ул 95 мең сумга якын акча алган, өстәвенә әле тагын завод транспорт хезмәтләре өчен 37 мең сум түли. Барлыгы - 120 мең сумнан артык. Яхшы хезмәт хакы бит бу, ә? Әйтик менә шәхси эшмәкәр А. Т. Шәйхетдиновка әзерләнгән сөтнең һәр килограмыннан 57 тиене генә үзенә кала, Таротиннарның - 83 тиене.
Тагын бер мөһим момент - продукциянең сыйфаты. Кызганычка каршы, сөткә су кушучы намуссыз сөт тапшыручылар да очрый. Бу Шахмайда, Акъярда, Петропавел һәм Архангел Бистәләрендә күзәтелә. Ике-өч намуссыз хуҗалык аркасында, барлык продукция сортсызга әверелә һәм, әлбәттә, бәясе дә түбәнрәк була.
- Авыл җирлекләре башлыклары бу мәсьәләне даими контрольгә алырга, сөтнең майлылыгын контрольдә тотарга һәм намуссыз тапшыручыларны ачыкларга тиеш, - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов.
Надежда Попкова шулай ук мини-фермалар төзү, халык тарафыннан печән әзерләү һәм ШЯХларга субсидияләр бирү мәсьәләләренә дә кагылды. Барлыгы 15 мең тоннадан артык печән, 568 тонна салам һәм 475 тонна сенаж әзерләнгән (Шахмай, Әдәмсә, Ленино һәм Акбүредә шәхси ярдәмче хуҗалыклар сенаж да салалар). 7 ай эчендә 7 млн.870 мең сумлык дәүләт ярдәме алганнар, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 600 мең сумга күбрәк.
Аннары киңәшмәдә Әдәмсә АҖ башлыгы Альмира Нәҗметдинова чыгыш ясады, ул халыкның хезмәт активлыгын стимуллаштыру буенча җирле үзидарә органнарының роле һәм хезмәттәшлеге турында сөйләде.
АЧС (дуңгызларда африка чумасы) һәм кош гриппы инфекциясе таралуга юл куймау чаралары турында ветеринария берләшмәсе начальнигы Андрей Никитин хәбәр итте.
Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов районның актив һәм булдыклы кешеләре җиләк -җимеш культуралары үстерү буенча (башка тармаклар да бар) үз эшләрен ача алалар, дип билгеләп үтте. «Чишмә» кооперативы (җитәкчесе Рамил Нуртдинов) мисал итеп китерелде, анда шушы көннәрдә сырганак (облепиха) җыю башлана. Аңа ихтыяҗ зур, бүгеннән үк Россия һәм чит ил бизнесменнары яхшы гына акчага 1000 тоннага кадәр аны сатып алырга әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев