Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сөт-авыл икътисадының мөһим өлеше

Сөт - иң мөһим туклану продуктларының берсе һәм авыл икътисадының төп өлеше, - бу хакта барлык авыл хуҗалыгы оешмалары белә һәм район башлыгы урынбасары Надежда Попкова халыкның хезмәт активлыгы буенча чираттагы киңәшмәдә дә шул хакта сөйләде.


Агымдагы елның 10 аенда халыкның хезмәт активлыгын анализлап, ул, беренче чиратта, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда халык тарафыннан сөт сату 38,5 тоннага кимегән, дип билгеләп үтте. Ә сөтнең литры 17,88 сумнан 22,17 сумга кадәр арткан.
Сөт сатуның кимүенә сыерларның баш саны кимү, сөттә соматик күзәнәкләр табылу сәбәпле халыкка сөтне кире кайтару да йогынты ясый. Авыру сыерлардан сөт бирүче кайбер сөт тапшыручыларның начар гамәле сыйфатсыз 57 тоннадан артык сөтне кире кайтаруга китергән, шуның нәтиҗәсендә халык тарафыннан 488 мең сум алынмый калган.
Быел 34 кеше 43 баш тана сатып алырга теләк белдергән, 34 тана сатып алынган инде. Архангел, Екатерина, Зирекле, Яңа Чишмә, Әдәмсә, Чабаксар, Черемухово, Шахмай һәм Тубылгытау АҖләрдә яшәүчеләр активлык күрсәтә.
Тубылгытау АҖ территориясендә халыкның хезмәт активлыгын стимуллаштыруда җирле үзидарә органнарының эше турында аның башлыгы Фәнил Исмәгыйлов сөйләде.
Белешмә
Тубылгытау АҖдә 195 шәхси хуҗалык бар.
40ында картлар гына яши.
113 хуҗалыкта терлек асрала
МЭТ – 101, шулардан сыерлар - 91 хуҗалыкта.
1 ноябрьгә шәхси секторда 364 баш МЭТ (9 башка кимегән), шул исәптән 179 сыер (-10), дуңгызлар саны узган ел дәрәҗәсендә калган-12, атлар 3тән 12гә арткан, кәҗәләр 48дән 18гә, сарыклар 217дән 179га кимегән.  МЭТ баш саны кимү сәбәпләре: көзге тикшерү нәтиҗәләре буенча 1 авыру сыер ачыкланган, 3 сыеры булган гаилә шәһәргә күчкән,  үгез булмау 4 сыерны суюга китергән, аларга ясалма орлыкландыру туры килмәгән. Әмма ясалма орлыкландыруның үз өстенлекләре бар – лейкозлы МЭТ саны елдан-ел кими бара.
Шәхси сектордан 400 тоннага якын сөт сатылган. Халык ярминкәләргә ит һәм сөт продукциясе алып бара. Пай җирләре өчен исәп-хисап тулысынча ясалган. Халык печәнне үзе дә әзерләгән, аларда 28 трактор бар, шулай ук КФХлар саламны тюклаганнар һәм таратканнар.
Агымдагы елда авыл халкы дәүләт ярдәменнән файдаланган: 5 мини-ферма төзелгән, сыерлар саны 8 башка кадәр җиткерелгән; 3 тана сатып алынган; 223 баш кош-корт сатып алуга, кәҗәләр асрауга, сыерларга хезмәт күрсәтү буенча ветеринария чараларын үткәрүгә субсидияләр алынган. «Декабрь аенда авыл җирлеге территориясендә сыерларның баш санын 8гә һәм сарыкларны 21 башка арттыру планлаштырыла», - диде үзенең чыгышында Тубылгытау АҖ башлыгы.
Надежда Попкова октябрь аенда сөт өчен исәп-хисапларны анализлап, КМС заводы һәм башка алып сатарларның сөт җыючылар белән исәп-хисап ясауның уртача бәясе 22 сум 17 тиен, ә сөт җыючыларның халык белән исәп-хисабы 20 сум 93 тиен тәшкил итүен билгеләп үтте. Сөт җыючы бер литр сөт өчен уртача 1 сум 24 тиенне үзенә калдыра. Әмма кемнеңдер бу сумма 93 тиен, ә кемнеңдер 1 сум 50 тиен, 1 сум 61 тиен һәм хәтта 2 сум 70 тиен тәшкил итә. Халык белән исәп-хисап ясауны яңадан карарга кирәк.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев