Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Сөт саву аппаратлары тапшырылды

Халыкның хезмәт активлыгы буенча үткәрелгән киңәшмәдә 2017 елның гыйнвар - апрель ае нәтиҗәләре карап тикшерелде.

Апрельдә сөтнең уртача бәясе 18 сум 32 тиен тәшкил иткән, 2016 һәм 2015 елдагыдан югары, ә сөт сату 2016 елның гыйнвар - апрелендә 19%ка арткан. Әмма бәяләрнең төшүе, закончалыклы күренеш буларак, ИЭ-нең эшкәртү оешмалары һәм шулай ук халык белән ясалган исәп-хисабында - язын һәм җәен күзәтелә.
Республиканың кайбер районнарында майда бәяләр төшү билгеләп үтелгән, мисал өчен, безнең районда халыктан сатып алына торган сөт бәясе апрель бәяләренә карата 3 сум 25 тиенгә төшеп, республиканың 43 районы арасында иң түбәне булган. ТР министрлар кабинетында агымдагы елның 25 маенда эре сөт эшкәртү предприятиеләре белән киңәшмә булып үткән, анда июнь - июльдә бәяләр төшү дәрәҗәсен май аендагыча тотарга килешенгән.
Хуҗалык итүнең кече формаларына дәүләт ярдәме программасы буенча (2017 елга) безнең районга мини - фермалар төзүгә 1 млн. 200 мең сум һәм яшь кош-кортлар сатып алуга 320 мең сум лимит бүлеп бирелгән.
Мини-фермалар төзү буенча 8 кандидатның документлары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырылган, теләк белдерүчеләр тагын бар. Тик субсидия сыерларның баш санын арттырган очракта гына бирелә. Кызганычка каршы, безнең районда бу күзәтелми һәм күрше районнар арасында безнеке - әлеге күрсәткеч буенча соңгы урында тора - мини-фермаларда баш саны арту үтәлеше 97%. Әгәр дә 1 июльгә субсидия алучылар тарафыннан килешүдәге әлеге йөкләмә үтәлмәсә, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы субсидияләрне тулы күләмдә кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Надежда Попкова шушы йөкләмәне үтәмәүче кешеләрне атап чыкты: тиешле 5 баш урынына 1-2 баш кына арткан яисә бөтенләй юк. - Июньдә-июльдә баш санын арттыру турында гарантияле хат алырга. Әгәр дә 1 августка үтәлеш булмаса, прокуратура аша субсидияләрне кире кайтаруны таләп итәргә, - диде район башлыгы Вячеслав Козлов.
Кайбер ШЯХ-лар сатып алынган таналар һәм тана сыерларның сакланышы буенча йөкләмәне үтәмиләр. Берне бозаулаган таналар сатып алалар, әмма ярты ел эчендә баш санының сакланышы нульгә тигез була, өстәвенә зур күләмдә.
Терлекләрнең баш саны 42 гә кимегән, дип раслады Надежда Попкова.
Субсидия бирү программасы буенча яшь кош-кортлар сатып алуда да активлык күренми. Хәер, моңа документлар җыярга кирәк, тик киләчәктә бу үзен аклый бит. - Экономияләгән акчаларга азык сатып алырга мөмкин бит, бу 800 кг-га якын бодай ич, - диде район башлыгы.
Быел 5 айда районда 934 баш сыер орлыкландырылган, шуның 40 %-ы ясалма орлыкландыру юлы белән. Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов шул хакта җиткерде. Быел ясалма орлыкландыру дозасына субсидия бирелә, бер доза 155 сум тора, шуның 61 сумын республика, калган 94 сумын район бюджеты каплый. Сөтчелек һәм ит юнәлешендәге дозалар районның авыл хуҗалыгы оешмаларында бар, МЭТ-нең продуктлылыгын арттырырга теләүчеләр анда мөрәҗәгать итә алалар. Аерым алганда, сөтчелек юнәлешендәге нәсел үгезенең орлыгы кулланылган очракта, гадәти сыердан 3 мәртәбә күбрәк сөт бирүче сыер алып була.
Әдәмсә АҖ башлыгы Любовь Котова АҖ территориясендә 4 айда халыкның хезмәт активлыгы турында доклад белән чыгыш ясады. Киңәшмәдә һәр ике як өчен дә уңайлы булсын өчен 5 июньгә кадәр физик зат белән сөт җыючы ИЭ арасында сөтне сатып алуга килешү төзелергә тиеш, диелде.
Азакта быел беренче мәртәбә өч баш һәм аннан да күбрәк сыер тоткан (язылучылар 52 кеше) ШЯХ хуҗаларына саву аппаратына 20 сертификат бирелде. Бу шәхси хуҗалык тотучылар: Акъяр, Акбүре, Красный Октябрь АҖ-нән - берәр, Чабаксар, Архангел, Әдәмсә АҖ-нән - өчәр һәм Шахмай АҖ-нән сигез кеше. Аларның һәммәсенә җирле бюджеттан аппаратның ярты бәясе кайтарылачак.
Саву аппаратларын тапшыру мизгелләрен газетабыз сайтыннан (novoshishminsk.ru) карый аласыз.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев