Сөт-төп керем чыганагы
Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә 2019 елның 10 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмә Петропавел Бистәсендә узды һәм аны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Киңәшмә башланыр алдыннан барлык җыелучылар «Скоков Н.А.» КФХның ындыр табагында һәм терлекчелек биналарында булдылар, терлекләрне кышлату тәртибе белән таныштылар. Соңгы елларда хуҗалыкта терлекчелекне алга таба үстерү буенча шактый эшләр башкарылган.
-Безнең 800 баштан артык мөгезле эре терлек һәм 200 баштан артык атыбыз бар, - дип билгеләп үтте КФХ башлыгы Николай Скоков. - 2-3 ел эчендә барлык терлекчелек биналары ремонтланды, актив вентиляция урнаштырылды, ит юнәлешендәге герефорд токымлы мөгезле эре терлек асрый башладык (бу токымда «мәрмәр» ит килеп чыга һәм ул кыйммәтрәк тә). Азык җитәрлек әзерләнгән һәм кышлату эшләрен уңышлы башкарачакбыз.
– Авыл хуҗалыгы объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау өчен республика программалары буенча шактый ярдәм алабыз, быел - 17 млн.сумга 12 объект һәм киләсе елга да ким булмаячак, - дип өстәде районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Леонид Богомолов.
Аннан соң Петропавел авыл мәдәният йортында киңәшмә булды. Терлекчелектәге эш анализы белән Леонид Богомолов чыгыш ясады.
Мөгезле эре терлекләр саны 16036 баш тәшкил итә, бу узган елга караганда 225 башка күбрәк, шул исәптән сөт сыерлары – 5592 (2018 елга караганда 125 башка күбрәк). Атлар саны - 939 баш (узган елга караганда 110 башка күбрәк), сарыклар – 1975 баш (2018 елга караганда 17 башка кимрәк). Кызганычка каршы, хуҗалыкларда дуңгызлар калмады.
Район башлыгы Вячеслав Козлов җитәкчеләр игътибарына, ел ахырына хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны 2019 елның 1 гыйнвары дәрәҗәсеннән кимрәк булса, алар субсидия алмаячаклар, диде.
10 ай эчендә 23484 тонна сөт савылган, бу 2018 елга караганда 667 тоннага күбрәк (1 сыердан 10 айда 4200 кг савылган). Аны сату да узган ел дәрәҗәсеннән 816 тоннага югары һәм 20466 тонна тәшкил итә. Сөт сатуның уртача бәясе-23,09 сум/кг, бу 2018 елга караганда 4,15 сумга артыграк.
10 айда 4991 баш бозау алынган, бу 2018 елга караганда 376 башка күбрәк, мөгезле эре терлекләр үлеме дә шактый кимегән һәм 285 баш тәшкил иткән, бу узган елга караганда 200 башка кимрәк.
Терлекчелектә бер генә минус – әлегә ит җитештерү буенча 2018 ел дәрәҗәсенә җитмибез, ул 1889 тонна җитештерелгән, бу узган елгы күрсәткечләрдән 134 тоннага кимрәк (91%).
10 ай йомгаклары буенча 3 хуҗалык, аерым алганда, «Садыйков М.Х.», «Савельев А. А.» һәм «Зубов А.В.» КФХлары барлык 4 төп күрсәткечне (сөт саву, МЭТ баш саны, ит җитештерү, үрчем алу) үтәгән. Калган хуҗалыкларның 1-2 күрсәткеч үтәлмәгән (әмма савым 2018 елга караганда барысының да югары).
Икътисадый күрсәткечләр турында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Энҗе Гинатуллина сөйләде. 9 ай эчендә авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 1,9 млрд.сум (2018 елга карата 27% ка артык) тәшкил иткән. Акчалата керем 762 млн. сум тәшкил иткән, шуның 583 млн.сумы – терлекчелек продукциясе (76%). Ул шулай ук хезмәт хакы дәрәҗәсе мәсьәләләренә дә тукталды һәм җитәкчеләргә терлекчеләргә (аерым алганда, сыер савучыларга) лаеклы хезмәт хакы түләргә тәкъдим итте. «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Козлова М.И.» КФХда алар 21-25 мең сум, ә кайбер хуҗалыкларда 14-16 мең сум гына алалар.
Киңәшмәдә шулай ук районның ветеринария хезмәте начальнигы Олег Мандрейкин үткәрелә торган ветеринария чаралары һәм «Россельхозцентр» район бүлеге начальнигы Рафис Зиниятуллин орлык материалының торышы турында информация ясадылар.
Киңәшмә азагында район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелектәге агымдагы эшләр торышына, җир пайлары өчен аренда түләүләренә һәм үзара салым буенча үткәрелә торган җыеннарга да тукталды.
Азат МУСИН.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев