-Мин бала чактан ук үз юлымны сайлаган идем: педагог булам, дидем. Һәм булдым да. Югары педагогик белем алдым, юллама буенча Архангел Бистәсендәге мәктәпкә эләктем, анда 2 ел математика укыттым.
Аннан соң, кем әйтмешли, партия - кушты, комсомол "әйе" дип җавап бирде. Һәм мин партия кушуы буенча "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында тәрҗемәче булып эшләдем. Бу вакытта мин үземнең сыйныфташым Рәшит Әхмәтвәлиевка кияүгә чыккан идем инде, 1985 елда безнең кызыбыз туды. Ә өч ел узгач, шул ук партия минем иремне "Маяк" колхозына рәис итеп билгеләде һәм без гаиләбез белән Акъяр авылына күчендек, мин анда мәктәптә завуч булып эшләдем. 1990 елда улыбыз туды. Тагын өч ел үтеп китте һәм иремне кабат Яңа Чишмәгә, "Райсельхозтехника"га эшкә күчерделәр һәм мин дә балаларым белән, инәдәге җеп кебек, Яңа Чишмәгә күчендем, БИҮ директоры вазыйфасын башкардым, - дип сөйли үзе турында Гөлчәчәк Госман кызы.
Ике сау-сәламәт бала, ире - ышанычлы яклаучысы һәм терәге, төзекләндерелгән матур өй һәм яраткан эшең белән шөгыльләнү - хатын-кыз бәхете өчен тагын ни кирәк. Байтак вакытын эшкә багышлаган, шуңа да күп тапкырлар район мәгариф бүлеге дипломнары, грамоталары, шулай ук балаларга өстәмә белем бирүне оештыруда һәм камилләштерүдә ирешкән уңышлары өчен өч тапкыр РФ һәм ТР мәгариф министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Гөлчәчәк гомер юлындагы тормыш сикәлтәләре үтеп китте һәм бер урыннан икенчесенә күчерү турында хезмәт кенәгәсендә бу соңгы язу булыр дип ихластан өметләнгән һәм ышанган. Әмма 2007 елда бәхетсезлек очрагы - ире Рәшит һәлак була.
-Гаиләбездәге зур кайгыны кичерергә безгә күпләр ярдәм итте, мин аларга гомерем буе рәхмәтле. Һәм, әгәр мөмкин булса, аларның исемнәрен атап үтәр идем, - диде. Бу әле хәзер дә аңа һәм балаларына булышып торучы иренең күп санлы дуслары, Рәис Гыймадиев гаиләсе, апасы Мәүлия Миръякупова, абыйлары Габбас һәм Мингаяз. -Без әле һаман да алар ярдәмен тоеп яшибез. Ә миңа җан әрнүен басарга иң якын дустым Наилә Закирова булыша. Һәм Сөлчәбаш авылы халкы да һәрчак булышып тора, әлегә кадәр Рәшит башлаган эшне алып барырга ярдәм итәләр.
2011 елда Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева педагогия эшчәнлегеннән китеп, җиң сызганып фермер хуҗалыгы белән шөгыльләнә башлый.
"Кайда тудың, шунда ярап куйдың"
Гөлчәчәкнең бабалары яшәгән Сөлчәбаш авылында 22 хуҗалык калган, алар арасында үзенең әти-әнисенең туган йорты да бар, хәзер анда 85 яшьлек әнисе Миннегөлсем әби яши. Тирә-юньдә сөйләп туя алмаслык матурлык: янәшәдә урман, яшел болыннар, уңдырышлы кырлар. Ә яшьләр моннан шәһәрләргә һәм район үзәгенә китә. Сөлчәбашта КФХ оештырып, Гөлчәчәкнең ире Рәшит Әхмәтвәлиев авыл халкын туган җирләренә кайтарып, шунда хезмәт итәргә - авыл хуҗалыгын үстерергә хыялланган. Бу хакта авылда калган халык та хыялланган. Тик Рәшитнең гомере фаҗигале төстә өзелә һәм халык Гөлчәчәкне иренең эшен дәвам итәргә күндерә.
-Бу эшкә алынырга курыктым: миннән нинди авыл хуҗалыгы җитәкчесе чыксын янәсе. Әмма авыл халкы мине барысына да өйрәтте, киңәш бирделәр. Мин икенче белем алдым, читтән торып агробизнес кадрлары хәзерләү институтында белем эстәдем. Район җитәкчелеге киңәшенә дә колак салдым, аларның ярдәменнән файдаландым, нидер килеп чыга башлады. Хәзер бу хуҗалыкта 617 гектар чәчүлек мәйдан, 60 баш МЭТ, 36 баш сарык, 2 ат бар, җәен казлар алып үстерәбез. Һәм шуңа күрә дә һәр йортта яшәүчегә хуҗалыкта эш бар дигән сүз. Алар эшне намус белән башкаралар. Мин исә аларның тормышын ничек булса да бизәргә тырышам, - дип сөйли КФХ җитәкчесе. Әйтергә кирәк, сөлчәбашлылар бер гаилә булып яшиләр, мәсәлән, Гөлчәчәк халыкны эчә торган су белән тәэмин итү чыгымнарын тулысынча үз өстенә алган, эшчеләр мал көтеп интекмәсеннәр өчен, аларның сыерлары һәм бозаулары фермер көтүендә йөриләр, бакчаларны сөрү, малларга азык кайтару - бар да бушка, терлек азыгын да күпме кирәк - шулчаклы ал. Бәлки шуңадыр, авыл халкының күпчелеге 3,4,5 әр баш МЭТ асрый. Өстәвенә, ул әле кафеда коллектив белән гаилә бәйрәмнәре, Казанга, Болгарга экскурсияләр оештыра.
Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева авыл хуҗалыгы тармагында югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкән өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Авылның икътисадый үсешенә зур өлеш һәм авыл җирлеге эшенә ярдәм күрсәткәне өчен хөкүмәт тарафыннан бирелгән Рәхмәт хатлары да бар. Республика һәм район тарафыннан хәйриячелек эшчәнлеге өчен бирелгән Рәхмәт хатлары да байтак. Ул Корбан бәйрәмнәре үткәрүдә җирле мәчеткә нык ярдәм итә, район чараларында да хәйрияче буларак катнаша.
Гөлчәчәкне бирелгән шушы бүләкләр түгел, ә авылга шәһәрдән күченеп кайтучылар турында хәбәр-яңалык сөендерә (3 елда Сөлчәбашка 4 гаилә кайткан). Авылдашлары аның кайчандыр Минзакир бабасы казыган коены торгызу инициативасын хуплап, бергәләп авыл уртасындагы коены торгызганнар (бусы да халык өчен).
Гөлчәчәк инде үсеп буй җиткән, белем эстәгән балалары белән горурлана: кызы Румия Казанда яши һәм эшли, аның 6 яшьлек улы Радел дә әбисенә сөенеч китерә, улы Рузил РҮХ-дә юрист булып эшли, милли көрәш буенча ТР чемпионы исеменә лаек, кичләрен ул БЯСМ-дә яшьләрне шушы шөгыльгә өйрәтә - тренер.
16 майда Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева 55 яшен тутырды. Ул КФХ механизаторлары Зөфәр Ногъманов, Мирза Сатдаров һәм Илһам Кәримовларның, вәгъдә иткәнчә, көнне-төнгә ялгап чәчү эшләрен төгәлләүләрен юбилеена иң зур бүләк дип саный.
Нет комментариев