Кайда ничектер, белмим, тик бездә, шәхси хуҗалык тотучыларда проблема бар: сыерлар ел саен бозауламый. Сәбәбе - көтүдә сәламәт үгез булмауда.
Ясалма орлыкландыру турында беләбез, тик шулай да без МЭТ-не табигый юл белән үрчетергә күнеккәнбез, бәлки юккадыр? (редакциягә килгән хаттан өзек).
Тагын бер кат шушы орлыкландыру ысулының өстенлекләрен исегезгә төшерәсебез килә.
Сыерларны ясалма орлыкландыруның өстенлекләре һәркемгә мәгълүм. Беренчедән, ясалма юл белән орлыкландыру терлекләрнең ит һәм сөт сыйфатын нәтиҗәле яхшырту мөмкинлеге бирә. Безнең районда шәхси хуҗалыкларда сыерларның продуктлылыгы елга уртача 3000 кг-нан артмый. Бу бик түбән күрсәткеч. Икенчедән, нинди нәсел (токым) алуны сайларга мөмкин. Сыерларны билгеле бер вакытта орлыкландырып була, бу исә сөтне арттыру мөмкинлеге бирә. Табигый юл белән орлыкландырганда күчүче йогышлы авырулардан профилактик чара да булып тора. Аннан кала, ясалма орлыкландыру табигый юлдан арзангарак та төшә, чөнки нәсел үгезен тоту зур чыгымнар сорый.
Әйбәт хуҗа сыер бозаулаганнан соң 21-28 көннән теләге уянуын яхшы белә һәм игътибарлап күзәтеп тора. Шул хәл күзәтелмәсә, ветеринар табиблар ярдәмгә килә, хәзер аларның сыерларда җенси теләк уятучы уколлары бар. 72 сәгатьтән соң сыерны орлыкландырырга мөмкин.
Быел гыйнвар-февраль айларында без ШЯХ-да 463 баш бозау алдык. Бүгенгесе көндә районда шәхси секторда технологлар тарафыннан 120дән артык сыер орлыкландырылды һәм бар да нәтиҗәле.
Гамәлдә гражданнарның ШЯХ-да сыерлар саны бүленгән һәм ясалма орлыкландыру үткәрү мөмкинлеге бар. Районда ясалма орлыкландыру пунктлары ачуга чыгымнар тотылды, көтүне яңарту буенча технологлар укытыла.
Авыл җирлекләрендә сыерларны ясалма орлыкландыру өчен 4 пункт бар. Аларның һәрберсендә махсус укытылган технолог хезмәт күрсәтә. Бу пунктлар шушы һәм күрше авылларда яшәүчеләрнең (шәхси секторда) МЭТ-нә хезмәт күрсәтәләр. Әгәр үз белгечегезнең вакыты юк икән, башка АҖ-гә икенче белгечкә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Кызганычка каршы, сыерларны ясалма орлыкландыруның өстенлекләрен район халкының бер өлеше генә бәяли.
Шахмай авылы халкы маллары турында кайгыртып, инде күптәннән ясалма юл белән орлыкландыручы белгечләргә ышана. Ә ышаныч эшкә булган мөнәсәбәткә бәйле. Мисал өчен, Шахмай кусты белгече - орлыкландыручы Илгиз Сәлаховны гына алыйк. Ул һәрчак чакырган җиргә вакытында килә, ә эшен югары нәтиҗәлелекне гарантияләүче төп шартларны үтәп башкара. Бик тә җаваплы һәм халык аңа үз терлеген ышанып тапшыра, ә сыерлар менә дигән бозаулар тудыра. Аның шәхси хуҗалыгында 36 баш МЭТ бар, шуның 15 савым сыерлары, шулай ук 18 баш аты бар. Ул инде байтак еллар терлекләрне ясалма орлыкландыру белән шөгыльләнә, ясалма орлыкландыру хуҗа кешегә сыерлардан нинди токым бозау алуны сайлау мөмкинлеге бирә дип исәпли.
Без бу атнада Галәветдинов Нәҗипләрдә кунакта булдык. Аның шәхси хуҗалыгында нибары 1 генә сыер, тик ул һәрчак Илгиз хезмәтеннән файдалана. Рәсемдә мөгезсез бер яшь- ләр чамасындагы ит токымлы үгез бозау дүрт центнерга якын авырлыкта, уртача тәүлеклек артымы 880-950 грамм тәшкил итә. Нәҗип хуҗалыгындагы савым сыеры кечерәк күренә, әмма, хуҗа сүзе буенча, савым яхшы.
Без ясалма орлыкландыруның өстенлекләре турында тәфсилле итеп сөйләдек һәм шәхси хуҗалык хуҗаларын тәкъдим ителәсе хезмәттән файдаланырга күндергәнбездер (ышандырганбыздыр) дип өметләнәбез, бу алым үз-үзен бик тиз аклый, чыгым кайтарыла һәм аз чыгымнар белән тиешле күләмдә терлекчелек продуктлары алу мөмкинлеге бирә.
Участок ветеринария пунктлары:
Красный Октябрь УВК - Черняк Людмила Николаевна (тел.: 33-2-30),
Ленинода - Әбделвәлиев Сәид Миншакир улы (тел.: 34-4-84),
Шахмайда - Гыйльфанова Рәйсә Әсәт кызы (тел.: 38-5-09).
Ясалма орлыкландыру буенча белгечләр:
Петропавел АҖ - Сафина Сания Гәрәй кызы (тел.: 89625639529);
Екатерина АҖ - Кислова Марина Владимировна (тел.: 89534956962);
Чабаксар АҖ - Тиханов Евгений Иванович (тел.: 89003243812);
Шахмай АҖ - Сәлахов Илгиз Мингали улы (тел.: 89518971110);
Красный Октябрь АҖ - Хәйретдинова Рәхимә Ибраһим кызы (тел.: 89874186816);
Черемухово АҖ - Данилова Анна Александровна (тел.: 89869341620); Коновалова Ольга Николаевна (тел.: 89871852507).
Любовь Быстрова,
район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече
Нет комментариев