Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Тагын ясалма орлыкландыру турында

Терлекчелектә ясалма орлыкландыру алымының нәтиҗәлелеге турында сөйләргә кирәкми. Барысы да яхшы беләләр, токымны яхшырту сыерларның сөт бирүчәнлеген арттыра,ә симерткәндә-авырлык та гадәттәгедән югарырак.


Без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең нәсел эше буенча белгече Хәлим Гыйззәтуллинга терлекләрнең баш санын алуның бу нәтиҗәле ысулы турында тагын бер кат сөйләү үтенече белән мөрәҗәгать иттек.
- Ясалма орлыкландыру - авыл хуҗалыгы хайваннарын үрчетүнең иң отышлы ысулы. Әлеге ысулдан файдалану югары бәяле бер нәсел үрчеткеч үгез белән бик күп ана терлекләрне аталандыру һәм әлеге юл белән терлекләрнең сөт бирүчәнлеген арттыру мөмкинлеге бирә. Ясалма орлыкландыру нәтиҗәсендә алынган яшь мал-туар тагын да эрерәк туа, сәламәтлеге нык була, тиз арада асрау шартларына җайлаша, төрле авыруларга каршы иммунитеты югары булу, ә иң мөһиме югары продуктлылык белән аерылып тора. Ясалма орлыкландыру-көтүне йогышлы чирләрдән профилактикалау һәм сәламәтләндерүнең төп чарасы, бу әле тагы сыерларның кысырлыгына каршы чара да. Башка өстенлекләрдән: нәселнең сыйфаты буенча тикшерелгән сперма консервалап куелган килеш чикләнмәгән срокта сакланырга һәм сыерларны теләсә нинди һава торышында орлыкландырырга мөмкинлек бирә. Ясалма орлыкландыру икътисади яктан нәсел үрчеткеч үгезләр асрау чыгымнарын уннарча тапкыр киметергә мөмкин.


Районда ясалма орлыкландыру буенча хезмәт өч ветеринария пункты белгечләре тарафыннан күрсәтелә: Ленинода, Шахмайда һәм Красный Октябрьдә, шуңа өстәп ветеринария берләшмәсеннән эшләүче 10 орлыкландыручы. Бу хезмәт өчен «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Кулон» а/ф һәм башка авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, барлык җитәкчеләр белән килешү бар, халык өчен баш тарту юк. Шәхси секторда һәм авыл хуҗалыгы оешмаларында ай саен 20-30 сыер орлыкландырыла. Ленино ветпункты белгече Ирина Сидорова бик яхшы эшли, ул Ленино, Әдәмсә, Архангел Бистәсенә хезмәт күрсәтә. 11 ай эчендә ул 100гә якын сыер орлыкландырган.
  Технологлар эшендә орлыкландыру өчен вакытны дөрес билгеләү, кабат орлыкландыруга  омтылулар булдырмау өчен технологияне үтәү иң мөһиме булып тора. Шахмай авыл җирлегендә орлыкландыручы Илгиз Сәлахов бик яхшы эшли, аның яңадан кабатлаулары булмый. 
Без Хәлим Гыйззәтуллин белән Красный Октябрь ветпунктында булдык, безне белгеч-технолог Надежда Темникова каршы алды. 

Реклама


- Бу хезмәт күрсәтүгә күп мөрәҗәгать итәләрме? 
- Хәзер аз, - дип җавап бирде ул, - тик гыйнвар, февраль, март айларында сыерлар бозаулаганнан соң мөрәҗәгать итә башлаячаклар. 
Надежда әле күптән түгел генә эшли - бу елның июль аеннан, шушы вакыт эчендә 9 сыер орлыкландырган, 8 есе беренче тапкырдан уңышлы чыккан. Красный Октябрь ветпункты бинасында, башка икесендә кебек, барлык шартлар да тудырылган: җылы, уңайлы, барлык җиһазлар да бар. Надежда суыту өчен сыек азот белән ике зур бак (анда туңдырылган биоматериал белән стаканнар саклана, материал ай саен өстәлеп тора), өйгә чыгу өчен күчмә мичкә, биоматериал, микроскоп, шприц, резин перчаткалар, теркәү өчен журнал, даруханә бүлмәсен күрсәтте, суыткычта беренче чиратта кирәк булган барлык медикаментлар саклана. Халык мөрәҗәгать итә һәм сатып ала ала. Ветпунктта кабул итү бүлмәсе, санитария бүлмәсе  һәм хәтта операция бүлмәсе дә бар. Ветеринария берләшмәсендә хайваннарны, шул исәптән  этләрне, мәчеләрне кастрацияләү буенча белгеч барлыкка килде, дип хәбәр итте Надежда. Атнага бер тапкыр ул эш өчен ветпунктларга барачак. 
- Ясалма орлыкландыру хезмәтеннән халык актив файдалана, - дип дәвам итте Хәлим Гыйззәтуллин төп теманы. - Мәсәлән, 2018 елда Шахмай авыл җирлегендә шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 610 сыерның -167есе ясалма орлыкландырылды, Черемуховода 119 сыердан - 78, Тубылгытау авыл җирлегендә 190 сыердан - 139 баш сыер орлыкландырылды. Башка авыл җирлекләрендә дә мөрәҗәгать итәләр. 11 ай эчендә районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 2033 сыерның 709 сы ясалма орлыкландырылды, шулардан 701 бозау алынды. Ясалма орлыкландыру-бу бик перспективалы юнәлеш. Хәзер районның барлык эре авыл хуҗалыгы оешмаларында: «Кулон» а/ф, «Агро-Основа» ҖЧҖ дә нәсел үгезләре бөтенләй юк. «Кулон» а/ф-ның Черемухово бүлекчәсе, «Агро-Основа» ҖЧҖ нең ике бүлекчәсе 100 процент ясалма орлыкландыруда эшлиләр, тиздән Акъяр, Тубылгытау да шуңа күчәчәк. Һәр бүлектә ясалма орлыкландыру технологлары бар. Район ветеринария берләшмәсенең өч ветпункты да сөт һәм ит юнәлешендәге биоматериал белән тәэмин ителгән. Халык запросыннан чыгып эшлибез, кемгә нинди кирәк. Биектау районыннан килешү нигезендә безгә Голштин токымлы элиталы биоматериалны даими рәвештә кайтаралар. Җибәрелә торган материалга кытлык юк, барлык шартлар да тудырылган. 
Ольга ИВАНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев