Татарстанның 918 механизаторы “Иң яхшы комбайнчы” исеме өчен ярыша
Искәртеп узабыз, конкурс башлану турында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 27 июльдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә игълан иткән иде.
Конкурс комбайнчы һөнәренең абруен арттыру һәм аны популярлаштыру, 2019 елгы урып-җыю эшләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны бүләкләү максатларында, шулай ук уңышны тиз һәм сыйфатлы җыеп алуны, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында урып-җыю техникасын нәтиҗәле куллануны кызыктыру максатларында уздырыла.
Быел Министрлыкның конкурс комиссиясе Татарстан Республикасында иң күп күләмдә һәм иң күп мәйданда ашлык суктырган күрсәткечләр буенча республика һәм район дәрәҗәләрендә 500 җиңүчене билгеләячәк. Уңышны урып-җыюда иң югары күрсәткечләргә ирешкән 280 комбайнчы 60 мең сум премия белән бүләкләнәчәк, аларны 4 комбайн төркемнәре буенча билгеләячәкләр. 60 мең сум күләмендәге премияләрне шулай ук иң күп мәйданда иген урдыру күләмнәре буенча 20 механизатор алачак. Конкурс йомгаклары буенча шулай ук районнарда 200 иң яхшы комбайнчы 35әр мең сум күләмендә премия алачак.
Уздырыла торган ярышларның объективлыгы өчен техника җитештерүчәнлек куәте буенча төркемнәргә бүленә. Барысы 4 төркем. Комбайннар арасында 1 нче төркемгә 140 ат көченнән 230 ат көченә кадәр булганннар керә, икенче төркемгә – 230дан 290 ат көченә кадәргеләр, өченче төркемгә – 300дән 326 ат көченә кадәргеләр, дүртенче төркемгә – 351дән 530 ат көченә кадәргеләр.
Үзйөрешле чапкычлар төркемендә - МакДон, Челленджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюссон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.
Республиканың иң яхшы комбайнчыларын ачыклау өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан даими мониторинг алып барыла, шул белешмәләр буенча бүгенге көндә конкурста 820 комбайнчы суктыруда һәм 98 урдыруда катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев