Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Техниканы – кышкы саклауга

Бүгенгесе көндә район авыл хуҗалыгы оешмаларында , нигездә, кыр эшләре төгәлләнде, техниканы кышкы саклауга кую эше бара һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эшенә керешәчәкләр.

Туңга җир сөрү эше 50 мең гектардан күбрәк мәйданда башкарылган, бу барлык сөрү мәйданының 90 % ын тәшкил итә. Һәм, шуңа туры китереп, тракторлар әлегә җирне төп эшкәртү эшендә мәшгуль. "Яңа Чишмә", "Кулон" а/ф-да һәм "Аксу-Агро" ҖЧҖ дә сөрелмәгән мәйданнар бар әле. Бу көннәрдә һәр җирдә техниканы кышкы саклауга кую эше бара. Саклауга дөрес кую техникадан файдалану срогын шактый озайта, ремонтка һәм хезмәт күрсәтүгә булган чыгымнар кими.
Эштән бушаган техниканы чистартырга, юарга, өрдерергә, гидрошлангларны, каешларны һәм аккумуляторларны салдырырга кирәк. Комбайннар, чапкычлар, чәчкечләр, культиваторларны бастырып (стойкага) куярга, көпчәкләр җиргә тиеп тормаска тиеш, аларны агартырга. Күгәрек булган урыннарны буярга кирәк.
Бүгенгесе көндә хуҗалыкларның барысы да диярлек техниканы кышкы саклауга куйган. "Кулон" а/ф-да, "Вәлиев Ф.Р.", "Скоков Н.А. КФХ, "Игенче" ҖЧҖ һ.б. хуҗалыкларда техника тиешле шартларга туры китереп кышкы саклауга куелган. Агымдагы елда "Яңа Чишмә" а/ф-да техниканы, бигрәк тә комбайннарны, саклауга кую эшен кызуламыйлар.
Техниканы кую белән беррәттән авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эше дә башланган. "Кулон" а/ф-да тырмаларны ремонтлауга керешкәннәр, бу эш белән Исхак Нәҗипов (ул үзенең комбайнын саклауга куйган инде) һәм тимерче Владимир Чванов (җәен ул тракторда эшләгән) мәшгуль. Агрофирманың баш инженеры Геннадий Карунин сүзләре буенча, алар Яңа елга кадәр тырмаларны һәм культиваторларны ремонтлау эшен төгәлләргә ниятлиләр.
Алексей ПУЗИКОВ,
район авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты
Фото Азата Мусина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев