Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелек алдынгыларына Кубоклар тапшырылды

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткән киңәшмәдә агымдагы елның ике аенда терлекчелектә эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Россельхознадзор идарәсенең дәүләт инспекторы Эвелина Лотфуллина терлекчелекнең өстәмә продуктларын, ягъни тиресне куллану (саклау, туфракка кертү) буенча яңа законнар турындагы мәгълүмат белән (бу хакта газетабызның алдагы саннарында тулырак, чөнки бу барлык авыл хуҗалыгы оешмалары өчен бик мөһим) чыгыш ясады.

Эшсезләрне эшкә урнаштыру буенча алып барылган эш турында район башлыгы урынбасары Надежда Попкова хәбәр итте. Районда 375 кеше эшләми, аларның 20се мәшгульлек үзәгендә исәптә тора, 153е – инвалидлар, 55 кеше агымдагы елның 2 аенда эшкә урнаштырылган. Тагын 150 кеше өлкән яшьтәге кешеләрне карау буенча рәсмиләштерелгән (хезмәт хакы алмыйлар, әмма пенсия баллары туплана). 20гә якын кеше эшсез, үзләренең ШЯХларында эшлиләр, анда 4-9 сыер асрыйлар. Эшсезләрне эшкә урнаштыру эше дәвам итәчәк.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов агымдагы елның 2 аенда терлекчелектә эшләргә йомгак ясады. Март башына хуҗалыкларда 14205 баш МЭТ исәпләнә, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 516 башка кимрәк («Агро-Основа» ҖЧҖ, «Козлова М.И.» һәм «Зубов А. В». КФХларында кимү зур), 870 баш ат (98% һәм 2022 елда да шулай) һәм 1560 баш сарык (2022 ел дәрәҗәсенә карата 91%).

2 айда 3524 тонна сөт савылган, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 428 тоннага түбәнрәк (89%). Сату бәясе 32,52 сум/кг, бу 2022 ел дәрәҗәсенә карата бераз күбрәк.

Шунысы куанычлы, сыерлардан үрчем алу 2022 ел дәрәҗәсеннән югарырак - 793 бозау алынган (104%). Ит җитештерү дә арткан һәм 366 тонна (109%) тәшкил иткән.

Ай йомгаклары буенча «Скоков Н.А.», «Суворов Д. А.» һәм «Муратова Т.Н.» КФХлары терлекчелектә лидерлар булып тора. Аларга күчмә Кубоклар тапшырылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2022 елда җитештерү-икътисадый күрсәткечләр буенча рейтингка йомгак ясаган. Нигез итеп 4 күрсәткеч алынган:

 -ашлык берәмлекләрендә уңыш алу;

 -100 гектар авыл хуҗалыгы җирләрендә терлекчелек продукциясе җитештерү;

 -1 гектар сөрүлек өчен акчалата керем;

 -уртача айлык хезмәт хакы.

Яңа Чишмә районы рейтинг нәтиҗәләре буенча 29 нчы урынны алды, 2021 ел белән чагыштырганда үз күрсәткечләрен 13 позициягә яхшырткан.

Районның  кайбер авыл хуҗалыгы оешмалары буенча карасак, беренче урында - «Дәүләтшина Г.М.» КФХ, икенче урында - «Козлов А. Е» КФХ, өченчедә - «Савельева А. А» КФХ. Аннан соң «Дягтярев М.Н.» КФХ, «Закрома» ҖЧҖ, «Зубов А. В.», «Скоков Н. А.» КФХлары һ. б.

Киңәшмәдә шулай ук язгы кыр эшләренә әзерлек, ашламалар туплау, тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын техник карау мәсьәләләре дә каралды.

Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов барлык хуҗалыкларның производствоны алып баруның прогрессив ысулларын кулланырга, үз бизнесында цифрлаштыруны кертүгә аерым игътибар бирергә тиешлеген билгеләп үтте. «Кайбер фермер хуҗалыклары дистәләгән еллар дәвамында бер урында таптаналар, искечә эшлиләр, җитештерүдә бернинди үсеш юк, үз бизнесларына мондый мөнәсәбәтне үзгәртергә вакыт», - дип ассызыклады район җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев