Терлекчелек алдынгыларына кубоклар тапшырылды
Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән узган киңәшмәдә агымдагы елның беренче кварталында терлекчелектә эш нәтиҗәләре һәм язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Барлык авыл хуҗалыгы оешмалары язгы кыр эшләренә керештеләр. «Быел яз бик иртә килде һәм көннәр дә бик җылы тора, шуңа күрә туфрак та тиз кибә, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Димәк, басуларда эшне мөмкин кадәр тизрәк алып барырга кирәк, дигән сүз».
Күпьеллык үләннәрне тырмалау тәмамлана, сөрүлек мәйданнарының яртысыннан артыгы тырмаланган. Уҗым культураларын җиңел тырмалар белән тырмаларга кирәк, югыйсә тырмаларга укмашкан дымлы туфрак уҗымнарны юкка чыгарырга мөмкин.
Көзге культуралар мәйданнарының 90%ы тукландырылган. Бу эшне «АгроРаздолье», «Агро-Основа» ҖЧҖдә, «Садыйков М.Х.», «Скоков Н.А.» КФХлары тәмамлаган инде. Район буенча 1 гектарга т.и.м. исәбеннән 86 кг ашлама бар, «АгроРаздолье» ҖЧҖдә (228 кг/га), «Садыйков М.Х.», «Козлов А. Е.», «Козлов В. А.» КФХларында яхшы запаслар бар, ә кайберләрендә гектарына 5-15 кг гына, вак КФХларда алар бөтенләй юк. «Ашламасыз яхшы уңыш булмаячак», - дип ассызыклады район башлыгы.
«Россельхозцентр»ның район бүлеге начальнигы Рафис Зиниятуллин хуҗалыкларда орлыкларның сыйфатына анализ ясады. Кайбер хуҗалыклар әлегә кадәр орлыкларының чәчү сыйфатларын тикшермәгән.
- Орлыкларны анализламыйча чәчәргә ярамый, бернинди субсидияләр дә булмаячак, - дип кисәтте Вячеслав Козлов. - Сез барыгыз да милекчеләр, бу сезнең шәхси бизнесыгыз һәм производствоны ничек шулай алып барырга мөмкин!?
Район башлыгы шулай ук хуҗалык җитәкчеләренә юл кырыйларын, кюветларны һәм болыннарны коры чүп үләннәреннән чистартырга кушты. Ләкин бернинди очракта да коры үләннәрне яндырырга ярамый, районда инде шундый фактлар бар. Хуҗалык җитәкчеләренә моның өчен зур штрафлар яный.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов агымдагы елның беренче кварталында терлекчелектәге эшләргә йомгак ясады. Апрель башында хуҗалыкларда 13390 баш МЭТ исәпләнә, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 1155 башка кимрәк (92%), 876 баш ат (2022 елга 100%) һәм 1561 баш сарык (2022 елга 91%).
3 айда 5454 тонна сөт савылган, бу 2022 ел дәрәҗәсеннән 570 тоннага кимрәк (91%). Сату бәясе якынча 30 сум/кг. Кызганычка каршы, соңгы ике атнада сөткә бәяләр төште һәм хәзер 20-22 сумнан артмый. «Әмма сөткә бәяләр түбән булу сәбәпле, югалтуларга өстәмә субсидияләр вәгъдә итәләр»,-дип өметләндерде Леонид Богомолов. Ул шулай ук җитәкчеләрне сөт өчен субсидияләр исәпләүнең үзгәрешләре белән таныштырды.
Шунысы куанычлы, МЭТдән үрчем алу 2022 ел дәрәҗәсеннән югарырак – 1220 бозау (101%) алынган. 2022 елга карата ит җитештерү дә арткан һәм 574 тонна (115%) тәшкил иткән.
Ай йомгаклары буенча терлекчелектә «Игенче» ҖЧҖ, «Савельев А.А.» һәм «Ильдулов Н.С.» КФХ лидерлар булып тора. Аларга күчмә Кубоклар тапшырылды.
Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелектәге эшләрнең агымдагы торышына анализ ясады һәм терлекләрне күчерү өчен җәйге лагерьларны әзерләргә, кардаларны язгы сыеклыктан чистартырга һәм терлекләрне тиешенчә ашатуны оештыру кирәклеген билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев