Терлекчелек - тотрыклы керем чыганагы
Терлекчелектәге 9 айлык эшкә йомгак ясалды.
Хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның 9 аенда терлекчелектәге эшкә йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
- Кызганычка каршы, нәтиҗәләр куанычлы түгел, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов терлекчелектәге эшне анализлап. - МЭТ саны 14148 баш тәшкил итә, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 1196 башка кимрәк (92%). Шунысы сөендерә, сыерлар саны узган ел дәрәҗәсенә җитте һәм 5308 баш тәшкил итә. МЭТнең баш санын киметүдә «Агро-Основа» ҖЧҖнең «өлеше» шактый зур, анда МЭТ - 2021 ел дәрәҗәсеннән 965 башка, ә «Козлова М.И.» КФХда 385 башка кимрәк. Сүз уңаеннан, тиздән бу КФХга таналар кайтарачаклар һәм ел азагына терлекләрнең баш саны артачак.
Хуҗалыкларда 898 ат бар, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 93 башка кимрәк (91%), сарыклар саны 1577 баш тәшкил итә (106%).
МЭТ саны кимү сәбәпле, сөт һәм ит җитештерү дә азрак. Сөт 17350 тонна (2021 елда - 92%), ит - 1563 тонна (92%) сатылган. Бозаулар үрчеме 9 айда 3477 баш тәшкил иткән, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 1038 башка кимрәк (77%). Бер сыердан 3605 кг сөт савылган (92%).
- Кайбер фермерлар нигезсез һәм объектив сәбәпләрсез МЭТнең баш санын киметә, терлек асрамаган фермерлар безгә кирми, шуңа күрә терлекләрнең баш санын киметергә ярамый, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Хәзергесе вакытта һәр җирдә терлекләрне кышкы араннарда асрауга күчерү бара. Биналар ничек әзерләнергә тиешлеге, аларны дезинфекцияләү, агарту һәм, әлбәттә, терлекләрне кышкы рацион буенча ашату зарурлыгы турында район ветеринария берләшмәсе начальнигы Андрей Никитин сөйләде.
- Барлык хуҗалыклар да терлек азыгына анализ, савым сыерларының биохимик кан анализы үткәрергә тиеш, боларның барысына да әлләни күп акча сарыф ителми, әмма күпләр моны эшләми. Бу бит сезнең тотрыклы керем китерә торган бизнесыгыз, әлеге процедуралар белән сез кызыксынырга тиеш, - диде Вячеслав Козлов җитди итеп.
Статистика бүлеге начальнигы Валентина Прыткова районның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында терлекләрнең баш саны турында сөйләде (бу турыда тулырак башка материалда).
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова район ШЯХларында сыерларны ясалма орлыкландыру эшенең торышы турында җиткерде. Барлыгы 1915 сыер, шуларның 1568е бозауланган, 60% ка якын сыер ясалма орлыкландырылган. Моңа аеруча игътибар бирелгән җирлекләрдә (Шахмай, Архангел Бистәсе) сыерларның продуктлылыгы сизелерлек югары. Кайбер җирлекләрдә сыерларның буазлыгына УЗИ да үткәрелә. Бу процедуралар бик кыйммәт түгел (600 сумнан аз гына артыграк) һәм сыерлар асралган барлык шәхси ярдәмче хуҗалыкларга аларны үткәрергә тырышырга кирәк.
Гостехнадзорның район бүлеге начальнигы Рәис Хисмәтуллин техниканы кышкы саклауга кую, Россельхозцентрның район бүлеге начальнигы Рафис Зиниятуллин көзге культураларның торышы һәм 2023 ел уңышына орлыклар салу турында сөйләделәр. Көзге культуралар 14,1 мең гектарда чәчелгән, чәчү бик соң башкарылган мәйданнардан кала, чәчүлекләрнең торышы начар түгел. 20 мең тоннадан артык бөртекле сабан культураларының орлыклык материалы бар, хәзер аларның чәчүлек сыйфатларына анализ ясала.
Киңәшмә ахырында сентябрь йомгаклары буенча терлекчелек продукциясе җитештерү алдынгыларына күчмә кубоклар тапшырылды. Район башлыгы кулыннан кубокларны Татьяна Белоглазова - «Архангельское» КФХ» ҖЧҖ башлыгы һәм КФХ башлыклары - Илдар Гарифуллин һәм Айрат Шакировлар алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев