Терлекчелеккә – даими игътибар
Пәнҗешәмбе көнне "Татарстан" агрофирмасының Акъяр бүлекчәсендә авыл товар җитештерүчеләренең I яртыеллыкта терлекчелек продуктлары җитештерүгә кагылышлы эшләренә йомгак ясау буенча район семинар-киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
"Татарстан" агрофирмасының Акъяр бүлекчәсендә җәйге терлекләр лагеры территориясендә авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары савым сыерларын асрау шартлары, ашату рационы, терлекчеләргә эшләү өчен тудырылган шартлар белән таныштылар.
Җыелган халыкның игътибарын җәйге лагерьлар территориясен чиста һәм тәртиптә тоту зарурлыгына юнәлттеләр. Киңәшмәне ачып җибәреп, район башлыгы яңа җитәкче килү белән кадрлар мәсьәләсе хәл ителде, скважина борауланды, җәйге лагерьның барлык биналарына су үткәрелде, дип билгеләп үтте. Бүлекчә белән идарә итүче Раил Нәгыймов исә сөт җитештерүне арттыруда үзенең эше турында сөйләде. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары, җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Леонид Богомолов җәйге лагерьларда сыерларны асрау һәм ашату технологиясе турында чыгыш ясады.
(
Аннан сөйләшү авыл мәдәният йортында дәвам итте. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Сергей Баранов беренче ярты елда терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә анализ ясады. Тулаем уңай нәтиҗәләргә тукталып, докладчы соңгы араларда район терлекчеләре тоткан позицияләрен югалта баралар, дип билгеләп үтте. МЭТ-нең баш саны узган ел белән чагыштырганда 5 процентка арткан, хәзер ул 16023 баш исәпләнә (шуның 5093 башы - сыерлар). Дуңгызлар да ишәйгән, алар - 1108 баш. Ит (2 процентка) һәм сөт җитештерү (1 процентка) арткан. Дуңгыз балалары алу арткан, МЭТ үлеме - кимегән. Сарыкларның кимүе - ярты елда начар күрсәткеч (алар - 4462 баш, узган елга карата - 93%). Сөт сату да 1 процентка кимегән, туган бозаулар үлү сәбәпле, МЭТ үрчеме азайган. 6 айда 11550 тонна сөт җитештерелгән. Уртача сату бәясе 13496 сум (тоннасы) тәшкил иткән.
Хуҗалыклар арасында терлекчелек продукциясе җитештерүгә анализ ясап, иң яхшылары һәм артта калучылар да билгеләп үтелде.Шулай итеп, МЭТ баш саны буенча барысы да, "Татарстан" агрофирмасы һәм "Кыямов Х.Г." КФХ-дан кала, үткән елдагыдан яхшырак эшләгәннәр, артым 678 баш тәшкил иткән. "Хорьков А.А." КФХ-дан кала, барлык дуңгызчылык хуҗалыклары да үткән ел белән чагыштырганда дуңгызларның баш санын арттырганнар, әмма быелгысы елның 1 гыйнварына булган торыш буенча чагыштырганда дуңгызларның баш саны 137 гә кимегән.
Сөт җитештерүне күпчелек хуҗалыклар арттырганнар, ә "Татарстан" агрофирмасы (3205), "Игенче" ҖЧҖ (156) һәм "Ситдыйкова Г.У." КФХ (50 центнерга) буенча сөт җитештерүдә кимү күзәтелә.
Бер баш сыердан уртача савып алынган сөт ел башыннан алып 2268 килограмм тәшкил иткән. "Зубов В.С.", "Нурхамәтов З.М." КФХ-ларда, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-ләрдә савым югары. Шул ук вакытта "Ситдыйкова Г.У." КФХ-да, "Татарстан" агрофирмасында (бигрәк тә Сосновка, Акъяр һәм Әдәмсә бүлекчәләре артта калалар) савым түбән. "Козлова М.И." (765), "Садыйков М.Х." (739), "Зубов В.С." (713), "Анисимов О.А." КФХ (707 грамм) МЭТ-дән иң югары уртача тәүлеклек артым алуга ирешәләр. Ә иң түбәне - "Татарстан" агрофирмасының "Акъяр" (558), Чаллы Башы (563) һәм Шахмай (573 грамм) бүлекчәләрендә. Район буенча әлеге күрсәткеч 669 грамм тәшкил итә. Ит җитештерү буенча, "Хорьков А.А.", "Козлова М.И." КФХ һәм "Татарстан" агрофирмасыннан кала, үткән елдагыдан яхшырак эшләгәннәр.
МЭТ сатуда уртача тапшыру авырлыгы буенча аерма зур. Әгәр "Нурхамәтов З.М.", "Анисимов О.А." һәм "Кыямов Х.Г." КФХ-лар терлекләрне 560-500 килограмм авырлык белән сатсалар, "Кулон" а/ф, "Вәлиев Ф.Р." КФХ һәм "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-ләрдә 190-230 килограммлы гына.
Сергей Баранов чыгышында терлекчелек продукциясен арттыру буенча конкрет тәкъдимнәр бирелде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең сатып алулар буенча консультанты Энҗе Гыйнәтуллина җитештерелә торган продукциянең сыйфатына анализ ясады. Июньдә "Скоков Н.А." КФХ-дан йөз процент сөт югары сорт белән тапшырылган. "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ-дә (91), "Зубов В.С." һәм "Козлова М.И." КФХ-ларда (89 шар процент) тапшырыла торган сөт сыйфаты буенча күрсәткечләр яхшы. "Нурхамәтов З.М.", "Садыйков М.Х." КФХ-ларда сөтнең сыйфаты түбән, монда, нигездә, сөт беренче һәм икенче сорт белән тапшырыла, шуның аркасында хуҗалыклар шактый акча югалталар. Әгәр "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ сөтнең һәр килограммы өчен 14 сум 15 тиен акча алса, "Нурхамәтов З.М." КФХ исә нибары 10 сум 74 тиен генә ала. Аерма - сизелерлек. Авыл хуҗалыгы идарәсе төзегән, 6 айда тапшырылган сөтнең сыйфаты буенча рейтингта "Архангельское", "Зубов В.С.", "Козлова М.И." КФХ алда бара. "Игенче" ҖЧҖ, "Садыйков М.Х.", "Нурхамәтов З.М." кфх - исемлектә артта.
Дәүләт статистика бүлекчәсе начальнигы В.А. Прыткова терлекләрнең баш санын саклап калу буенча район авылларында шәхси ярдәмче хуҗалыкларның эшләренә йомгак ясады.
Киңәшмәне йомгаклап, В.М. Козлов авыл хуҗалыгындагы хәлләргә анализ ясады, МЭТ-нең сөт һәм ит бирүчәнлеген арттыру, малларның баш санын саклап калу, хуҗалыкларда һәм шәхси секторда азык хәзерләүне дәвам итү буенча җитәкчеләргә һәм белгечләргә бурычлар җиткерде.
Евгений Старов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев