Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Терлекчелектә елга йомгак ясалды

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән үткән чираттагы киңәшмәдә терлекчелектә 2018 ел өчен эшкә йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.


- Елны, гомумән, ярыйсы күрсәткечләр белән төгәлләдек, - дип билгеләп үтте үз  чыгышында район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов. - Шунысы сөенечле, 2017 ел  белән чагыштырганда МЭТнең баш саны 102% (16173 баш) тәшкил итә. Атлар саны да артты һәм 837 баш тәшкил итә (2017 елга карта 126 башка күбрәк). Тик, кызганычка каршы, дуңгызларның баш саны нибары 189 баш тәшкил итә (2017 елга карата 69%, сарыкларның баш саны да 2017 ел дәрәҗәсеннән аз гына кимрәк - 2284 баш (97%).
Сөт җитештерү 27350 тонна тәшкил итә, 2017 елга карата 839 тоннага күбрәк (103%). Монда «Агро-Основа» ҖЧҖ,  шулай ук «Скоков Н.А.» КФХ һәм «Кулон» а/ф керткән өлеш зур. Бер баш сыердан савып алынган сөт 4973 килограмм тәшкил итә.
Үткән ел дәрәҗәсеннән түбән булган бердәнбер күрсәткеч - ул бозаулар үрчеме - 5949 баш бозау алынган, ягъни 2017 ел дәрәҗәсеннән 113 башка кимрәк (98%). «Зубов А.В.». «Козлова М.И.», «Вәлиев Ф.Р.» КФХларда һәм «Кулон» а/ф-да әлеге күрсәткеч буенча кимү шактый. Гомумән, 100 сыерга  87 бозау алынган.
Ел нәтиҗәләре буенча 6 хуҗалыкта барлык дүрт төп күрсәткеч тә үтәлгән (2017 ел дәрәҗәсенә карата МЭТнең баш саны, тулаем савып алынган сөт, ит җитештерү һәм МЭТдән үрчем алу). Болар - «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Игенче» ҖЧҖ, «Козлов В.А.», «Садыйков М.Х.», «Скоков Н.А.» һәм «Нурхамәтов З.М.» КФХлар. Калганнарында - 1-2 күрсәткеч буенча үтәлмәгән.
Район башлыгы ассызыклаганча, терлекчелектә уңышлы эшләү өчен фәнни алымнар кулланырга, төрле өстәмәләр кушып ашату, азыкны баланслаштыру кирәк.
Барлык хуҗалыкларда да нинди элементлар җитешмәвен һәм аннан соң ашатуны көйләүне ачыклау өчен терлекләрдән канга биохимик анализ алу эшен башкармыйлар. Әзерләнгән сусыл азыкларга да анализ ясалмый. Бу хакта районның баш ветеринария табибы Олег Мандрейкин үзенең чыгышында әйтеп үтте.
Икътисадый күрсәткечләр
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең икътисад буенча консультанты Энҗе Гинатуллина 2018 елның 11 ае өчен хуҗалыклардагы икътисадый күрсәткечләр турында хәбәр итте (елга йомгак әлегә ясалмаган).
Акчалата керем 11 айда 877 млн. сум тәшкил иткән (2017 елга карата 96%). Шул исәптә  731 млн. сумы терлекчелектән кергән. Акчалата керемнең иң яхшы үсеш динамикасы «Агро-Основа», «Кулон» ҖЧҖ-ләрдә, «Вәлиев Ф.Р.» һәм «Әхмәтвәлиева Г.Г.» КФХларда күзәтелә, иң түбән үсеш - «Зубов А.В.» һәм «Савельев А.А.» КФХ-ларда.
11 айда уртача хезмәт хакы район буенча 17167 сум тәшкил итә. Иң югары хезмәт хакы «Агро-Основа» ҖЧҖдә - 18436 сум, «Кулон» а/ф-да, «Игенче» ҖЧҖдә, «Козлова М.И.», «Вәлиев Ф.Р.» КФХда - 14-15әр мең сум, ә иң түбәне - «Савельев А.А.» һәм «Архангельское» КФХда (11,5-11,8 мең сум).
Авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 2018 елда сөт җитештерүгә республикадан 39 млн. сум субсидия алынган. Килешү шартлары буенча субсидия алучылар сөт җитештерүне узган елга карата 5%ка (кимрәк түгел) арттырырга тиешләр,  тик, кызганычка каршы, моңа  барысы да ирешә алмаган.
Киңәшмәдә Леонид Богомолов авыл хуҗалыгы производствосын алга таба да үстерү буенча дәүләт программалары, 2019 елда эш башлаучы фермерларга, гаилә фермаларына һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышлык күрсәтүнең нинди төрләре (формалары) эшләячәге турында сөйләде. Саллы гына акчалата ярдәм каралган, бу турыда тәфсилләбрәк газетабызның киләсе саннарында җиткерербез.
Киңәшмә азагында Вячеслав Козлов терлекчелектә агымдагы эшләр торышына тукталды, шушы көннәрдә җир пайларын арендалаган  өчен халык белән исәп-хисап ясауны төгәлләргә кирәклеген билгеләп үтте.
Азат МУСИН. 
Автор фотосы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев