Терлекчелектә җитешсезлекләр бар
"Татарстан" агрофирмасының Чаллы Башы бүлекчәсендә җәйге лагерьның терлекчелек биналарында булып, яшь терлекләрне асрау шартлары белән танышканнан соң район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов бүлекчәнең башкаручы директоры Ринат Салаватовка кайбер җитди кисәтүләр ясады. Азат МУСИН Беренчедән, хәзергесе вакытта иң якын юлдан җәйге лагерьга бару бик тә куркыныч - зур булмаган буа...
"Татарстан" агрофирмасының Чаллы Башы бүлекчәсендә җәйге лагерьның терлекчелек биналарында булып, яшь терлекләрне асрау шартлары белән танышканнан соң район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов бүлекчәнең башкаручы директоры Ринат Салаватовка кайбер җитди кисәтүләр ясады.
Азат МУСИН
Беренчедән, хәзергесе вакытта иң якын юлдан җәйге лагерьга бару бик тә куркыныч - зур булмаган буа ишелгән һәм зур чокыр хасил булган (рәсемдә). Хәзер сыер савучылар әйләнеп үтә торган, ерак юлдан баралар. "Татарстан" кебек шундый зур агрофирманың чокырны тигезләп, юлны үтеп-китеп йөрерлек итеп ясарлык куәтле махсус техникасы да, тракторлар да бардыр бит, мөгаен.
Икенчедән, яшь терлекләр (МЭТ) бүгенгесе көндә биналарда һәм чистартылмаган киртә абзарларда тора (рәсемдә), көтүгә чыкмыйлар, аларга үткән елгы печәнне ашаталар. Шундый зур авылда, минем карашка, югары сыйныф укучылары арасыннан булса да көтүче табып, терлекләрне көтүне оештырып була торгандыр (өстәвенә, көтүче булып эшкә урнашкан укучыларга Мәшгульлек үзәгеннән өстәмә акча да түләнәчәк), ә терлекләргә килсәк, аларга яңа чабылган бераз кипшенгән печән бирергә кирәк.
Өченчедән, әлегә яфрак азык әзерләү буенча эш сүлпән оештырылган. Биналарның берсендә бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән йөзгә якын көлтә эленеп тора, ни өчен соң әле терлекчеләрнең үзләрен бозауларның кышкы рационына витаминлы көлтәләр әзерләү эшенә җәлеп итмәскә, быел үлән бөтен җирдә җитәрлек.
Гомумән, терлекчелектә җитешсезлекләр бар һәм зооветбелгечләргә башкаручы директор белән берлектә аларны бетерү өстендә эшләргә кирәк.
Р.S. Чаллы Башы бүлекчәсе 2011 елда 34 млн. сумлык терлекчелек продукциясе җитештергән (башка бүлекчәләргә караганда күбрәк) һәм әлеге тармакта җитешсезлекләр, кимчелекләр һәм игътибарсызлык азрак булган саен, агымдагы елда терлекчелектә эшләр зур нәтиҗәлелек белән башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев