Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә 2018 елның 2 ае өчен терлекчелектәге эш нәтиҗәләре һәм язгы кыр эшләренә хәзерлек мәсьәләләре карап тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Җитештерү күрсәткечләре
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов терлекчелектә 2 айдагы эшкә тәфсилле анализ белән чыгыш ясады.
- Сөт җитештерүдә һәм МЭТ нең баш санын арттыруда ике айлык эш нәтиҗәләре уңай, - дип билгеләп үтте ул. - Сөт сыерларының баш санын арттыра алдык (2017 елга карата 103 %), сөт җитештерү 3889 тонна тәшкил итә, 2017 ел дәрәҗәсеннән 121 тоннага күбрәк (103 %), бер баш сыердан савып алынган сөт 712 кг тәшкил итте.
Кызганычка каршы, тиздән районда дуңгызлар калмастыр, мөгаен, алар барлыгы 203 баш кына (2017 елга карата 47 %), сарыкларның да баш саны кимеде һәм 2812 баш тәшкил итә (2017 елга карата 81 %).
МЭТ нең баш саны буенча "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ (-95 баш), "Козлова М.И." КФХ (-169 баш), "Зубов В.С." КФХ (-82 баш) һәм "Кулон" а/ф (-83 баш) 2017 ел дәрәҗәсенә карата артта калалар, ә менә "Агро-Основа" ҖЧҖ дә - баланс уңай (198 баш), бу бик сөенечле.
МЭТ нең уртача тәүлеклек артымы район буенча 685 грамм тәшкил итә. "Садыйков М.Х." (750 гр), "Скоков Н.А." (722 гр), Анисимов О.А. (711 гр) һәм "Мөбарәкшин М.А." (734 гр) КФХ да артым уртача район күрсәткеченнән югары. Ә менә "Агро-Основа" ҖЧҖ нең барлык бүлекчәләрендә дә МЭТ артымы 620 граммнан артмый.
Ике айда 356 тонна ит җитештерелгән, бу 2017 ел дәрәҗәсендә. Әлеге мәсьәлә буенча "Зубов В.С.", "Козлова М.И." һәм "Архангельское" КФХ-ларда эшне яхшыртырга кирәк.
Бозаулар үрчеме 2 айда 989 баш тәшкил иткән, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 127 башка азрак. "Кулон" а/ф-да, "Зубов В.С." һәм "Архангельское" КФХ-да бозаулар тиешенчә алынмаган. 100 баш сыерга 18 бозау алынган, ә "Игенче" ҖЧҖ -дә 100 сыердан - 33, "Садыйков М.Х." һәм "Козлова М.И." КФХ-да 22 шәр бозау алынган.
МЭТ үлеме буенча хәлләр торышы узган елга караганда бераз яхшырган. 2 ай эчендә 65 башны "җирләгәннәр", бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 38 башка азрак. "Зубов В.С.", "Архангельское" КФХ һәм "Кулон" а/ф МЭТ үлеме иң күп булган хуҗалыклар (10-14 %).
Җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Вячеслав Козлов кайбер хуҗалыкларда терлекләрне карау һәм ашату буенча элементар чараларның үтәлмәвен билгеләп үтте. "Терлекләрне һавага алып чыкмыйлар, киртә абзарларда тоз юк, "Агро-Основа" ҖЧҖ-нең Әдәмсә бүлекчәсендә терлекчелеккә караш тагы да яман. Өстәвенә, сөтне сатып алу бәяләре дә түбән, әмма җитештерүне арттыру өчен һәр җирдә дә резервлар бар, бу үзең өчен акча эшләү дигән сүз", - дип искәрде ул.
Икътисадый
күрсәткечләр
Авыл хуҗалыгы оешмаларында акчалата выручка 2 айда 108 млн. сум тәшкил иткән, шуның 102 млн. сумы терлекчелеккә туры килә (95 %).
Бер шартлы баш терлеккә терлекчелек продукциясе сатудан кергән акчалата керемнең иң күбе "Кулон" а/ф-да - 12 мең сум,"Козлова М.И." КФХ-да - 10 мең сум (район буенча 8,3 мең сум). Бу алда атап үтелгән хуҗалыкларда сөт сату тагы да югарырак бәя белән баруын һәм аның сыйфаты да яхшы булуы белән аңлатыла. Ә менә "Нурхамәтов З.М.", "Скоков Н.А" КФХ-ларда бу күрсәткеч нибары 2,7-4,3 мең сум гына тәшкил итә.
Район авыл хуҗалыгы оешмалары 2 айда субсидия сыйфатында 34 млн. сум тирәсе дәүләт ярдәме алганнар.
Дәүләттән бирелгән бер сумның нәтиҗәлелеге - биремнең югары булуы да "Кулон" а/ф-да. Монда дәүләт ярдәменең бер сумына терлекчелек буенча 4,25 сумга (сумлык) продукция алына. Бюджеттан бирелгән бер сум акчаның иң түбән биреме "Игенче" ҖЧҖ дә, "Садыйков М.Х.", "Скоков Н.А.", "Зубов В.С." һәм "Архангельское" КФХ да (2,40-2,44 шәр сум, район буенча 2,95 сум).
Аннан киңәшмәдә ветеринария берләшмәсе начальнигы Евгений Лазаревның сыерлар лейкозын юк итү буенча ветеринария чаралары турындагы информациясе тыңланды. "Россельхозцентр"ның район бүлеге начальнигы Рафис Зиниятуллин орлыкларның язгы кыр эшләренә хәзерлеге, аларны эшкәртү, орлыкларны һәм сортларны яңарту, кукуруз һәм рапс орлыклары сатып алу һәм орлыклык материалны агулау турында сөйләде.
Ахырда Вячеслав Козлов техниканы алда торган язгы чәчү эшләренә әзерләү, механизатор кадрлар сайлау һәм минераль ашламалар туплау турындагы мәсьәләләргә дә кагылып үтте.
Нет комментариев