Реклама
Авыл хуҗалыгы
Терлекләргә вакцинация ясау мөһим һәм кирәкле процедура
Район штабының чираттагы утырышында бөртеклеләрне урып-җыю, көзге культуралар чәчү һәм терлекчелектәге эшләр торышына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Утырышны район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
14 августка район буенча бөртекле культураларның 40 % тан артыгы урып-җыелган. Көзге игеннәрне урып-җыю эше төгәлләнгән, хуҗалыклар солы, арпа һәм борчак суктыру эшенә керешкәннәр. Сабан бодаен җыештырыр вакыт та җитә, ул 12 мең гектардан артык мәйданны били.
Көзге игеннәр (арыш, бодай) чәчер вакыт та җитте. “Агро-Основа“ ҖЧҖ, “Садыйков М.Х.“ КФХ да бу эшкә керешкәннәр инде. Барлык хуҗалыкларга да чәчүне оптималь срокларда (10-25 август) үткәрергә. Район буенча көзге культуралар 16 мең гектардан артык мәйданны алып торачак.
Терлекчелектәге эшләр торышы буенча төп басым терлекләрне (бигрәк тә савым сыерларын) тиешенчә ашату һәм эчертүгә ясалды. Шулай ук МЭТ нең бактериаль һәм вируслы инфекцияләр белән авыравына юл куймау буенча ел саен иммунопрофилактик чаралар үткәрергә кирәклеге дә билгеләп үтелде.
Кайбер хуҗалыклар (“Козлов В.А.“ КФХ) аларны үткәрүдән баш тарта, кайберләре (“Игенче“ҖЧҖ) препаратларның кыйммәт булуына сылтап, әлләни зур теләк белдерми. Ә бит вакцинация үткәрелмәү начар үрчем алуга китерә, бозаулар ана карынында һәм угыз сөте эчерткәндә иммунитет алмый, бу исә киләчәктә аз продуктлылыкка - продукцияне аз бирүгә китерә. Моны “Козлова М.И.“ КФХ да яхшы аңлыйлар, 2017 елда алар вакцинация үткәрмәгән, ә быел үткәрәчәкләр. “Агро-Основа“ ҖЧҖ дә дә әлеге мөһим процедурага игътибарлырак карый башлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев