Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Терлекләрнең баш саны – хуҗалыкның барометры

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре, АҖ башлыклары белән үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә быел 2 айда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре һәм язгы кыр эшләренә хәзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов 2 айда терлекчелектәге эшкә тәфсилле анализ ясады.
- Сөт җитештерүдә һәм МЭТ-нең баш санын арттыру буенча ике айлык нәтиҗәләр уңай, - дип билгеләп үтте ул.
- 2016 ел белән чагыштырганда МЭТ-нең баш саны 64кә арткан, сөт җитештерү 3768 тонна тәшкил итә, бу 2016 елдагыдан 252 тоннага күбрәк (107%). 1 сыердан сауган сөт 712 килограмм тәшкил итә.
Кызганычка каршы, дуңгызлар һәм сарыклар саны кими бара. Районда нибары 434 баш дуңгыз калды (2016 елга карата 50%), ә сарыклар - 3489 баш (74%) исәпләнә.
МЭТ саны буенча "Яңа Чишмә" а/ф 2016 ел дәрәҗәсеннән нык калыша (-286 баш), шулай да февральдә тырышканнар - 110 башка арткан, динамика шулай уңай булса, кыска срокларда баш санын торгызу мөмкин булачак.
Район буенча МЭТ-ның уртача тәүлеклек артымы 690 грамм тәшкил итә. Ә менә фермерлар В.С.Зубов, Г.М. Дәүләтшина, М.Х. Садыйков, Н.А. Скоков хуҗалыгында ул 750-890 грамм тәшкил итә.
Шул ук вакытта "Яңа Чишмә" а/ф-ның Чертуш һәм Сосновка бүлекчәләрендә алар 280-350 граммнан артмый. "Яхшы хуҗаның дуңгызлары да күбрәк артым бирә", дип хаклы рәвештә билгеләп үтте Вячеслав Козлов.
Ике ай эчендә 356 тонна ит җитештерелгән, бу 2016 ел дәрәҗәсеннән 28 тоннага түбән (93%). Бу - дуңгызлар һәм сарыклар санының кинәт кимүе, шулай ук кайбер хуҗалыкларда, бигрәк тә "Яңа Чишмә" а/ф-да, артымнарның түбән булу нәтиҗәсе.
Бозаулар үрчеме 2 айда 1116 баш тәшкил иткән, бу 2016 ел дәрәҗәсеннән 17 башка күбрәк. 100 сыерга исәпләгәндә - 18 бозау алынган.
"Архангельское" КФХ-да, "Яңа Чишмә" а/ф-да күрсәткечләр 2016 ел дәрәҗәсеннән түбән.
МЭТ үлеме күп булу да борчу тудыра. Ике айда 103 башны "җирләгәннәр", бу 2016 ел дәрәҗәсеннән 48 башка күбрәк. Иң күп өлеш "Яңа Чишмә" а/ф-га туры килә - 94 баш мал үлгән.
- Терлекләрнең шул кадәрле күпләп үлүенә район авыл хуҗалыгы идарәсе, шулай ук хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре тарафыннан контрольлек итү начар булуы аркасында юл куелган, - дип район башлыгы аларны нигезле рәвештә тәнкыйть утына тотты. Ул шулай ук районның ветеринария берләшмәсенә дә җитди кисәтү ясады. "Сез дәүләт хезмәте һәм терлекләрнең баш санын саклап калу эшендә үз бурычларыгызны тиешенчә башкарырга тиешсез", - дип ассызыклады Вячеслав Козлов.
- 103 баш мал үлгән - бу бит әле теркәлгән саннар гына, ә чынлыкта исә шактый күп, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Җитәкчеләр һәм белгечләр терлекләрне асрау өчен, бигрәк тә яшь МЭТне, тиешле шартлар булдыру урынына, үлем очракларын теркәү белән генә шөгыльләнәләр. Бу район авыл хуҗалыгы идарәсенә дә кагыла - үлем сәбәпләрен ачыкларга, аларны бетерү буенча чаралар кабул итәргә һәм бу эшне даими төстә контрольдә тотарга кирәк.
Редакция дә бу мәсьәләне контрольгә алачак һәм 1 квартал нәтиҗәләре буенча яшь МЭТ-нең сакланышы турында материал әзерләнәчәк.
Кайбер хуҗалыкларда үрчемгә карата МЭТ чыгымы проценты аеруча да зур, ягъни тууга караганда күбрәк файдаланыла (тотыла). "Үз МЭТегезне ашап бетерәсез", - диде Вячеслав Козлов, фермерлар Зөфәр Нурхамәтовка һәм Фәргат Вәлиевка мөрәҗәгать итеп.
Барлык күрсәткечләргә тәфсилле анализ ясаганнан соң Леонид Богомолов ике айлык нәтиҗәләр буенча иң яхшы һәм артта калучы хуҗалыкларны атады. Яхшылар исемлегенә "Савельев А.А", "Гарифуллин И.И.", "Зубов В.С.", "Козлов В.А.", "Вәлиев Ф.Р.", "Нурхамәтов З.М." КФХ лар һәм "Игенче" ҖЧҖ керә, ә "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ, "Кулон", "Яңа Чишмә" а/ф, "Скоков Н.А.", "Садыйков М.Х." һәм "Козлова М.И." КФХ артта калучылар исемлегендә. Хуҗалыкларның рейтингы 4 күрсәткечне исәпкә алып төзелгән: 2016 елның шул ук чоры белән чагыштырганда МЭТ-нең баш саны, тулаем савым, ит җитештерү һәм үрчем алу.
Киңәшмә азагында язгы кыр эшләренә хәзерлек, техниканың хәзерлеге, орлыкларны эшкәртү, минераль ашламалар запасы, агулы химикатлар белән эшләүчеләргә медицина тикшерүе үткәрү һ.б. мәсьәләләр карап тикшерелде.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев