9 июньдә КФХ башлыгы, өч бала әтисе һәм әти-әнисенең тугры улы Александр Савельевка 50 яшь тулды.
Шул гомердә ул ниләр эшләргә өлгергән, киләчәккә планнары нинди, тормышка ашмаган хыяллары бармы? - юбилярның үзеннән шул хакта сөйләвен үтендек.
-Ни өчен сез авыл хуҗалыгы белән бәйле тормыш юлын сайладыгыз, җирнең хуҗасы булу сезнең өчен нәрсә ул?
- Гаиләдә төпчек бала булганга, минем киләчәгем балачактан билгеле булды, чөнки әтием мине булачак туендыручым дип атый иде. Шунлыктан, мәктәпне тәмамлагач, мин Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында белем эстәдем. Аннан Кара Диңгез флотында хезмәт итеп, өйгә - Красный Октябрьгә кайттым, әти- әниемә терәк булдым. 1999 елга чаклы мин "Красный Октябрь" ТҖХ-да зоотехник булып эшләдем, аннан 4 елдан артык "Петропавловское" СПК-да рәислек иттем. Кыенлыкларны да күп күрергә туры килде: дефолт, банкротлыкка чыгу кебекләре дә булды. Тырыштык, тырмаштык, исән калдык, тик колхозларны гына саклап кала алмадык. Район җитәкчелеге үземә КФХ оештырырга тәкъдим итте. Ризалашуын ризалаштым, тик бернинди финансым юк иде. Кредит алып, 20 баш сыер сатып алдым, җирне арендага алдым. Бер кредитны түләп бетергәч, икенчесен алырга туры килде. Бүгенгесе көндә минем КФХ-да 200 баш сыер, шул чаклы ук дуңгыз бар. Көтүлек җирләреннән, болыннардан печән хәзерлибез, күпьеллык үләннәр үстерәбез. Фуражны бөртекле культуралар игүче КФХ-нан алабыз. 4 тракторыбыз, 2 КамАЗыбыз бар. Күптән түгел яңа сыерлар абзары төзедек, дуңгызларны асрау өчен дә уңай шартлар тудырдык. Хәзер КФХ-да 15 кеше эшли. Авыл хуҗалыгы - ул продукциягә бәяне җитештерүче түгел, ә сатып алучы куйган бердәнбер тармак. Бик авырга туры килсә дә, уртача хезмәт хакын без 12-13 мең сумга җиткердек.
- Хәзер әти-әниегез мәрхүмнәр инде, ә эштә кыенлыклар артып тора, тагы да табышлырак яңа шөгыль табу теләге юкмы?
- Минем кулымнан күп эш килә, тик универсал түгел. Һәм аннан-моннан гына эшли алырлык эшкә алынмаска кирәк дип саныйм. Ә авыл хуҗалыгында мин профессионал инде.
- Сезнең эшегез байтак вакытны ала, шулай да беразга гына булса да эшегездән аерып алырлык берәр мавыккан нәрсәгез бармы соң?
- Беренчедән, бу минем гаиләм: хатыным Лидия, улым Анатолий, кызым Люба һәм кечкенәм Максим - бусы картайган көнебездә туендыручыбыз булыр дип өметләнәм. Һәрчак янәшәдә булырга, тыңларга, аңларга һәм үз планнарым белән уртаклашырга алар өчен вакыт табам мин. Әле минем тагын өч атым бар, аларга карата булган мәхәббәт тә миңа әтиемнән күчкән. Ул мине һәрчак үзе эшли торган тимерче алачыгына алып бара иде, ә мин булдыра алганча аңа булыштым. Миңа аеруча атларны дагалауны карау, аларга утырып йөрү ошый иде. Безнең гаиләдәге ир-атлар өчен ат иң яраткан хайваннарның берсе булды. 1991 елда әти тай сатып алды һәм шул вакыттан бирле безнең ишегалдында бу иң тугры хайван саналды. Хәзер алар Казан ипподромында, ярышларда катнашалар, призлы урыннар алалар. Гаиләбез белән республика Сабантуйларына барабыз һәм атларыбызга уңыш теләп торабыз.
- Ярты гасыр артта калган инде һәм үтелгән этапка башлангыч бәя бирергә мөмкиндер. Ничек уйлыйсыз: күпме эшләнгән һәм күпме эшлисе эшләр бар әле?
- Тормышымда иң мөһимен эшләдем инде мин - уллык һәм хәрби бурычымны үтәдем, өч бала тәрбияләдем. Хәзер соңгы көнемә чаклы, эшләп, үзем туып үскән җиремә бурычымны бирәчәкмен. Оныкларымның тууын көтәчәкмен һәм аларда да безне чолгап алган һәр нәрсәгә карата мәхәббәт тәрбияләрмен.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев