Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Туңга җир сөрү эше дәвам итә

Урып-җыю эшләре төгәлләнү белән район кырларында туңга сөрү эшләре дәвам итә.

Бу мөһим агротехник алымнарның берсе һәм туфракны көздән эшкәртүне үткәрү бөртекле культуралардан яхшы уңыш алу өчен нигез булып тора.
Район буенча 52 мең гектардан артык мәйданда җирне эшкәртәсе бар, 30 сентябрьгә туңга сөрү эшләре 23 мең гектарда башкарылган, бу мәйданнарның 48 %ын тәшкил итә.
2020 елда парга калдырыласы мәйданнарны исәпкә алмаганда, «Игенче» ҖЧҖ, «Вәлиев Ф.Р.», «Нурхамәтов З. М.», «Садыйков М. Х.», «Козлова М. И.» КФХлар, шулай ук вак КФХ-лар: «Суворов Д. А.», «Анисимов О. А.», «Козлов В. А.», «Шакиров А. Т.» һәм «Исхаков Р. М.» хуҗалыклары туңга сөрүне төгәлләгәннәр.
Эре агрофирмаларда - «Агро – Основа» ҖЧҖ дә (әлегә мәйданнарның 11% ы гына эшкәртелгән) һәм «Закрома» ҖЧҖдә (15%) шактый зур мәйданнарны эшкәртәсе бар.
«Кадыйров И.К.», «Сәлахова Г. А.», «Савельев А. А.», «Галяутдинов и. Н.» кебек вак КФХлар туңга сөрү эшләренә әле яңа гына керешкәннәр, ә «Весна» КФХ (Хорьков А. А.) эшкә әле бөтенләй тотынмаган.
...Анатолий Попковның (рәсемдә) мехотряды  туңга сөрү буенча зур өлеш кертә, монда тәҗрибәле һәм намуслы механизаторлар җыелган. Анатолий белән бергә энергия куәтле К-701 тракторлары штурвалы артында аның улы Виктор, абыйлы-энеле Михаил һәм Иван Марановлар, Александр Банцырев, Вячеслав Писцов һәм Владимир Шерстобитов эшли.
Аларның тракторлары чиста, тиешенчә каралган, беркая да май яки солярка аккан урын юк, әйтерсең лә завод конвейерыннан гына чыккан диярсең һәм барысы да менә дигән техник хәлдә (хәер, аларның кайсыларына дистә һәм аннан да күбрәк ел булса да).
- Быел бар тик үзебезнең районда гына эшлибез, - ди Анатолий. - Заявкалар җитәрлек, 1 октябрьгә район буенча 8 мең гектардан артык сөрдек. Безнең белән сөрүлек җирнең 1 гектары өчен 700 сумнан исәп-хисап ясыйлар, түләү үзвакытында. Хуҗалык шулай ук 1 гектарга 20 литр исәбеннән ЯММ бүлеп бирә. Һәр һөнне 120 гектардан артык җир сөрәбез.
Механизаторлар белән без «Исхаков Р.М.» КФХ кырында очраштык, алар анда сөрү эшләрен төгәлләгәннәр иде.
- Эшнең сыйфаты яхшы, егетләргә рәхмәттән башка сүз юк, - дип билгеләп үтте Рөстәм Исхаков.
Ә Анатолий Попков исә «Закрома» ҖЧҖ гә китүләрен белдерде, «ЯММ белән проблеманы анда хәл иткәннәр бугай», диде һәм үзенең тракторы янына ашыкты.
Азат МУСИН.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев