Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Урак алдынгыларына премияләр тапшырылды

Комбайнчылар һәм шоферлар арасындагы хезмәт ярышының чираттагы бишкөнлегенә йомгак ясалды.

"Козлова М.И." КФХ комбайнчысы Михаил БАРСУКОВ беренче мең тоннаны сугып алган. "Лексион - 540" комбайнында ул үзенең ярдәмчесе Александр ЛЮБИМОВ белән 5 көндә 514 тонна бөртек сугып ала алган, ә урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 1100 тонна.
"Нью-Холланд" комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында "Кулон" а/ф комбайнчысы Рәйхан ХӘЛИУЛЛИННЫҢ күрсәткечләре иң яхшысы. Өч көндә ул ярдәмчесе Фәрит ГАФИЯТУЛЛИН белән 162 тонна бөртек сугып алган.
"Акрос" һәм "Дон" комбайннарында эшләүче комбайнчылар арасында "Кулон" а/ф-дан абыйлы-энеле Владимир һәм Александр ГАРЕВЛАР менә инде тоташтан өченче бишкөнлек алдынгылары булып торалар: алар "Акрос - 580" комбайнында 5 көндә 484 тонна бөртек сугып алганнар, ә урып-җыю эшләре башланганнан бирле - 1249 тонна.
"Нива" һәм "Енисей" комбайннары арасында "Зубов В.С." КФХ дан Дмитрий ЕРОНТЬЕВ бишкөнлек алдынгысы булган. Ярдәмчесе Данил МИНАЕВ белән 5 көндә 329 тонна бөртек сугып алганнар, ә барлыгы 569 тонна.
Шоферлар арасында "Козлова М.И." КФХ дан Александр ЗАВАЛИШИН алда бара. КамАЗ а/м-да ул 5 көндә урып-җыю эшләре башланганнан бирле комбайннардан ындыр табагына 874 тонна бөртек ташыган. Барлык алдынгыларга да кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырылган.
Башка фотоларны безнең novoshishminsk.ru сайтында карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев