Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Урак өсте комбайннар “парадыннан“ башланды

Үткән атна азагында районның авыл хуҗалыгы оешмаларында уракка төшәр алдыннан  ашлык урып-җыю техникасының әзерлеге тикшерелде.

  Быелгы уракка техниканың әзерлеген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Дәүләт техник күзәтчелеге, Россельхозцентр һәм район  авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре составындагы махсус комиссия бәяләде.

Комиссия районның авыл хуҗалыгы оешмаларында булды, ашлык урып-җыю комбайннарының әзерлегенә бәя бирде, техника һәм янгын куркынычсызлыгы, хезмәтне саклау мәсьәләләре дә күз уңында булырга тиеш.
Һәр хуҗалыкта комбайннар рәтләргә тезелгән иде һәм комиссиягә комбайннарның ничек эшләве күрсәтелде. Тест үтү элементларының берсе буларак, аларның һәркайсы бөртекнең югалу-югалмавына – герметиклыкка тикшерү узды. Бөртекне җитди югалту күренмәде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов  игенчеләр алдында чыгыш ясады. Ул  комбайнчыларны матди кызыксындыру чаралары белән таныштырды, нәтиҗәләр бишкөнлекләр буенча ясалуын билгеләп үтте һәм игенчеләргә уңышлы эшләүләрен теләде.
Комиссия рәисе, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары  Илдус Габдрахманов быелгы урак өстенең  үзенчәлекләре турында сөйләде, төп игътибарны урып-җыю сыйфатына юнәлдерде һәм Яңа Чишмә игенчеләре эшне уңышлы башкарырлар, республика конкурсы җиңүчеләре арасында булырлар дигән  ышаныч белдерде.
Комиссия тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык хуҗалыкларда да техниканың яхшы әзерлектә булуын билгеләп үтте һәм механизаторларга урып-җыю эшләрен кыска срокларда башкаруларын теләде.
“Кулон“ а/ф, “Агро-Основа“ ҖЧҖ, “Игенче“ ҖЧҖ һәм “Козлова М.И.“ КФХ-да ашлык урып-җыю техникасының әзерлеге уңай яктан билгеләп үтелде.
“Парад“ төгәлләнгәч, комбайннар басуга юнәлде – һәр җирдә урып-җыю эшләре башланды.
Азат Мусин   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев