Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Әхмәтов игеннәрне урып-җыю мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында район башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәләре начальниклары, хуҗалык җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Быелгы урып-җыю эшләре 2016 ел белән чагыштырганда ике атнага соңрак башлана, дип билгеләп үтте министр. - Комбайннарга йөкләнеш зур, иген массасы мулдан, чүп үләннәренең икенче дулкыны үсеш алу һәм аска бөгелү аркасында катлам хасил булуы күзәтелә. Шуңа күрә аерым урып-җыю юлын да кулланырга кирәк, моның өчен ургычларны һәм җыйгычларны әзерләп куярга яисә сатып алырга кирәк булачак.
Министр урынбасары Илдус Габдрахманов быелгы урып-җыю эшләре тактикасы турында сөйләде. Йөкләнеш зур булуы аркасында башка төбәкләрдән дә комбайннар җәлеп итәргә туры киләчәк, көзге игеннәрне һәм арпаны 15 көн эчендә җыештырып алырга кирәк (шулай итмәгәндә, югалтулар, озак тору аркасында, 30 % ка кадәр булырга мөмкин). Аяз көннәрдән файдаланып игеннәрне турыдан-туры урдыруны көндез, ә теземнәрне җыюны төнлә башкарырга кирәк. Җиргә яткан (ауган) игеннәрне фәкать аерып, сабак күтәрткечтән файдаланып кына җыештырып алырга кирәк. Барлык киптерү агрегатларын әзерләп куярга, бөртек ташу өчен шәхси автотранспортны җәлеп итәргә кирәк.
Марат Әхмәтов урып-җыю нәтиҗәләре буенча иң уңган 200 комбайнчы 100 әр мең сум акча белән бүләкләнәчәк, дип тә өстәде.
Видеоконференциядән соң район башлыгы Вячеслав Козлов һәр җирдә дә бөртекле культураларны урып-җыю эшенә керешергә, хезмәтне саклауга, янгын һәм техника куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте. АҖ башлыклары ындыр табаклары эшен , ФАП фельдшерлары һәм мәдәният хезмәткәрләренең басуларга чыгуларын контрольдә тотарга тиешләр.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов сүзләре буенча, 2016 елда район буенча уртача көнлек эшләнеш 1600 гектар тәшкил иткән. Көннәр бик матур торса һәм барлык комбайннардан максималь файдаланганда урып-җыю эшләрен төгәлләү өчен безгә 35 көн тирәсе кирәк булачак һәм барлык хуҗалыклар эшне яңгырлы көзге көннәргә калдырмыйча, урып-җыюны оператив төстә башкарырга тырышырга тиешләр.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев