Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган оператив мәгълүматлар буенча урып-җыю эшләренең яртысыннан артыгы башкарылган.
24 августка бөртеклеләр 24,8 мең гектарда чабып алынган, бу барлык урып-җыеласы мәйданның 53% ын тәшкил итә. 23,2 мең гектарда суктырылган (49 %). Барлык сугып алынган бөртек 72 мең тонна тәшкил итә, бөртеклеләр уңышы - гектарыннан 31 центнер.
Район хуҗалыклары көзге игеннәр чәчү эшен алып баралар. 24 августка 3200 гектарда чәчелгән, шул исәптә 2400 га -арыш һәм 800 га - көзге бодай. Көзге культуралар 16 мең гектардан артык мәйданны били. Азык әзерләү эше дә дәвам итә. 28,8 мең тонна печән әзерләнгән (шул исәптә 11 мең тоннасы - халыкныкы), 80 мең тонна сенаж салынган (2016 елда барлыгы 44 мең тонна иде) һәм силос салу эше башланган, әлегә 2,5 мең тонна салынган. 24 августка 1 шартлы баш терлеккә 26,5 центнер азык берәмлеге әзерләнгән.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев