Реклама
Авыл хуҗалыгы
Урып-җыю старт алды
Район игенчеләре уңыш урып-җыюга керештеләр. "Козлов В.В." КФХ, "Кулон" һәм "Татарстан" агрофирмалары, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ беренчеләрдән булып үз комбайннарын кырга чыгардылар. Район буенча барлыгы 44 мең гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар уңышын урып-җыясы бар, шуның 8 мең гектарын көзге игеннәр били. Евгений СТАРОВ 13 июльдә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре...
Район игенчеләре уңыш урып-җыюга керештеләр. "Козлов В.В." КФХ, "Кулон" һәм "Татарстан" агрофирмалары, "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ беренчеләрдән булып үз комбайннарын кырга чыгардылар. Район буенча барлыгы 44 мең гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар уңышын урып-җыясы бар, шуның 8 мең гектарын көзге игеннәр били.
Евгений СТАРОВ
13 июльдә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле Илнур Сафин катнашында комбайн паркының хәзерлеген тикшергәннән соң, "Козлов В.В." КФХ комбайнчысы Владимир Шерстобитов СК-5М комбайнын беренчеләрдән булып басуга - арыш суктыруга алып чыкты, КамАЗ шоферы Сергей Бадяев (рәсемдә сулдан уңга) комбайннан беренче ашлыкны ындыр табагына кайтарды. Шушы хуҗалыктан "Макдон"да эшләүче комбайнчы Иван Строганов арыш урдыруга кереште. Әйтергә кирәк, шушы көнне комбайннарның әзерлеген тикшерүче комиссия аларның "Козлов В.В." КФХ-да әзерлеген югары бәяләде һәм баллар буенча бу хуҗалыкка беренче урынны бирде. Икенче урын - "Кулон", өченчесе "Татарстан" агрофирмасына бирелде. Урып-җыю транспорт комплексының әзерлек торышы күп күрсәткечләр буенча бәяләнде. Комбайннарның әзерлеге, ике сменада эшләү өчен комбайнчылар белән тәэмин ителеше, суктырганда бөртек югалуын тикшереп, комбайннарның герметиклыгы, Дәүләт техник күзәтчелек инспекторы биргән талон-допуск (эшкә) булу, комбайннарның янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, махсус кием белән тәэмин ителеше, үзйөрешле чапкычларның һәм тагылмалы ургычларның, үстерелгән бортлы автотранспортның әзерлеге һәм ашлык ташу өчен герметиклыгы, ындыр табакларының, үлчәү хуҗалыгының, ындыр табагындагы җиһазларның әзерлеге - бар да тикшерү узды. Дәүләт техник күзәтчелек инспекторы Самат Вәлиуллин сүзләренә караганда, күп кенә вак фермер хуҗалыкларында комбайннар паркы техник карау узмаган һәм комбайннар белән идарә итүгә талон-допуск алмаган. Фермер хуҗалыкларының һәммәсе дә комбайнчыларны янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, махсус кием белән тәэмин итмәгән, ә бу мөһим нәрсә. Эленке-салынкы йөрергә вакыт калмады. Уңыш урып-җыю эше көннән-көн темпын арттыра бара, авыл кешесе өчен бик киеренке чор җитте. Хәерле юл сезгә, игенчеләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев