Ветеринария хезмәтендә язгы мәшәкатьләр
Ветеринария хезмәткәрләренә яз көне эш җитәрлек. Быел да Яңа Чишмә ветеринария берләшмәсе белгечләре диагностик тикшеренүләр өчен материал сайлап алу, авыл хуҗалыгы терлекләренә аеруча куркыныч авыруларга каршы иммунизация үткәрү өчен район авылларына бара башлаганнар.
Яңа Чишмә ветеринария берләшмәсе начальнигы Андрей Никитин җәмәгать һәм шәхси секторда авыл хуҗалыгы хайваннары арасында авыруларны профилактикалау буенча ниләр эшләнүе һәм алдагы планнары турында сөйләде.
- Андрей Михайлович, сез язгы чорда нинди мөһим ветеринария-профилактика чаралары үткәрәсез?
- Язгы чорда, терлекләрне көтүлекләргә чыгарыр алдыннан, ветеринария хезмәткәрләре ел саен зур күләмдә ветеринария-профилактика чаралары үткәрә, авыл хуҗалыгы терлекләрен йогышлы авыруларга каршы профилактикалауга юнәлдерелгән планлы чаралар комплексы керә. Без лейкоз, бруцеллез һәм башка куркыныч авырулар өчен лаборатория тикшеренүләренә кан алабыз, хайваннарга себер түләмәсе, котыру авыруы, эмкарга каршы вакцинация ясыйбыз. Дуңгызларда Африка чумасын профилактикалау буенча аңлату эшләре алып барыла. Терлекләрне эшкәртү эше аеруча мөһим - бу шәхси һәм җәмәгать секторларындагы барлык терлекләрне тулысынча колачлау. Кыскасы, яз көне эш җитәрлек, ә быелгы җылы март аенда безнең «кайнар эш көннәре» иртәрәк башланды.
-Районда себер түләмәле терлекләрне җирләү өчен берничә биотермик чокыр бар. Халык ни өчен алар янында терлекләрне көтү тыела, дип кызыксына?
- Икеайлык башлангач, ветеринария хезмәте законнарны үтәүне контрольдә тотучы органнар белән берлектә әлеге объектларның техник торышын тикшерү буенча рейдлар үткәрәчәк. Халык себер түләмәле һәм биотермик чокырлар янында терлекләр көтү, «электропастухлар» урнаштыру тыелганын белергә тиеш. Мондый урыннарда хайван калдыклары саркофагта тора, ә себер түләмәсе споралары 100 елга кадәр туфракта булырга мөмкин. Җир кортлары әлеге авыруларны таратучы була, алар саркофаг астына эләгеп, себер түләмәсе спораларын җир өстенә чыгара ала. Иммунитеты начар булган һәм бу чирдән прививка ясатмаган терлекләр бу авыруны йоктырырга мөмкин. Агымдагы елның мартында Чувашия Республикасының Иске Акташ авылында бу авыруның чыганагы ачыкланган. Хуҗалыкларның берсендә ике кеше мөгезле эре терлек түшкәсен эшкәрткәндә җәрәхәтләнә. Россельхознадзор идарәсе мәгълүматлары буенча, терлек себер түләмәсенә каршы вакцинацияләнмәгән була. Нәтиҗәдә, зарарланучыларда - тиредә куркыныч инфекция булуы ачыклана. Алар җирле РҮХдә дәваланалар. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, пациентларның хәле тотрыклы, уртача авырлыкта. Тормыш өчен куркыныч юк. Контактта булган 130дан артык кеше, шулай ук медицина күзәтүе астында. Авыру ешрак тире формасында (95% һәм аннан да күбрәк) һәм генеральләштерелгән формада (үпкә, эчәк һәм септик) уза. Соңгысы - себер түләмәсе белән авырган кешенең организмына зур зыян китерә.
- МЭТләрдә лейкоз авыруын профилактикалау буенча нинди чаралар үткәрелә?
- Без җәмәгать секторында лейкоз һәм бруцеллез өчен кан алуны 88%ка башкардык. Инфекцияне лабораториядә билгелибез. Бу авыруны бөтенләй дәвалап булмауны аеруча ассызыклап үтәсем килә. Шуңа күрә мөгезле эре терлек хуҗаларына авыруны ачыклаганда нәрсәләр тыелганын белергә кирәк, бу - гематологик лейкоз белән чирләгән терлекләрне асрау (бу кан составында һәм эчке органнарында лейкоз үзгәрешләре башланган хайваннар), сыерларны (шундый хайваннарны суярга кирәк) тоту, шулай ук авыру сыерлардан сөт куллану тыела. Вирус йөртүче сыерлардан (лейкоз вирусы ачыкланган булса) сөтне пастеризациядән соң гына кулланырга кирәк. Лейкоз вирусы йөртүче сыерлардан сөт һәм сөт продуктларын ирекле сату тыела.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга лейкоз вирусын кертмәү һәм таратуга юл куймау максатыннан, терлек хуҗасы мөгезле эре терлекләрне диагностик тикшеренүләр үткәргәннән соң гына, шул исәптән лейкозга һәм хайваннар сәламәтлеген һәм аеруча куркыныч йогышлы авырулар буенча җирлекнең иминлеген раслаучы дәүләт ветеринария учреждениеләреннән ветеринария документлары булганда гына сатып алырга яисә сатарга тиеш; яңа алып кайткан хайваннарны серологик, гематологик һәм башка тикшеренүләр һәм эшкәртүләр үткәрү өчен 30 көн эчендә карантинга куярга; мөгезле эре терлекләрне кан суыручы бөҗәкләргә, кигәвенгә каршы эшкәртү; ветеринария белгечләре таләпләре буенча мәҗбүри чаралар үткәрү өчен хайваннарны күрсәтү (лейкозга диагностик тикшеренүләр өчен кан пробалары алу), сатып алынган терлекләр турында барлык кирәкле мәгълүматларны бирү; ветеринария белгечләренең профилактика һәм терлек лейкозы белән көрәшү буенча кагыйдәләрне үтәү таләпләрен башкарырга тиеш.
Хайваннарда лейкоз ачыкланган очракта түбәндәгеләр тыела: терлекчелек биналарында зарарланган һәм сәламәт хайваннарны бергәләп тоту; көтүлек чорында зарарланган һәм сәламәт хайваннарны бергәләп көтү; сыерларны һәм бозауларны ирекле рәвештә аталандыру; көтүдән вакытында чыгармау һәм авыру хайваннарны суюга тапшыру; пастеризациясез (кайнатмыйча) зарарланган сыерлардан бозауларга сөт эчерү; лейкоз буенча лаборатор тикшеренүләр үткәрмичә мөгезле эре терлекне сату; ВЛКРС белән зарарланган хайваннардан туган яшь терлекне сату.
Районда лейкоз буенча хәлләр җиңел түгел. 2022 ел ахырына барлык терлекләрнең 18,27 проценты (2985 баш) зарарланган һәм аларның 22се гематологик авыру белән авырый. Вирус йөртүче хайваннары булган хуҗаларга мондый терлекләрне бетерергә, хайван асраган бинага дезинфекция үткәрергә кирәк. Без дезинфекция ясый алабыз, моның өчен җиһазлар һәм дезинфекция чаралары бар.
- Йорт кошларын кош гриппыннан ничек сакларга?
- Хәзер РФда кош гриппы буенча хәлләр шулай ук бик тотрыксыз. Җылы яктан кошлар кайта башлый. Шуңа күрә йорттагы каз - үрдәкләрнең ачык сулыклардагы кыргый кошлар белән очрашуларын булдырмаска кирәк. Йорт кошлары шәхси хуҗалыкларда гына йөрергә тиеш. Вакыт-вакыт кошларга профилактик тикшерү һәм лаборатория тикшеренүләре үткәрү мөһим. Кош-кортлар асраган урынны җыештырып тору кирәк. Азыкны пар белән эшкәртеп бирү дә комачауламас. Кош-корт йомыркаларын һәм чебеш-бәпкәләрне ветеринария документлары булганда гына сатып алырга киңәш ителә.
Әгәр дә кошлар күпләп үлә башлаган икән, бу хакта кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итүегез сорала. Югыйсә, инфекция белән зарарлану чыганагын ачыклаганда һәм профилактик чаралар үткәргәндә, сезгә бөтенләй кош-кортларсыз калу куркынычы яный. Кош гриппы ачыкланган очракта, авыру чыганагы булган җирдә кош-кортларны бетерү процедуралары үткәреләчәк.
Кеше кош-корт итен һәм йомыркасын термик эшкәртү үткәрмичә кулланган һәм инфекцияле кош белән элемтәдә булган очракта кош гриппы белән зарарлана ала.
- Дуңгызларда Африка чумасын (ДАЧ) профилактикалау өчен ниләр эшләнә?
-ДАЧ вирусы барлык хайваннарның 100% зарарлый, үлем 98-100%ка җитә, чөнки әлеге чиргә каршы вакцина юк. Зарарланган дуңгызларның ите, эч-башлары, мае, каны, сөякләре, тиреләре һ.б., зарарланган азык калдыклары һәм дуңгызларны ашату өчен яхшылап эшкәртмичә кулланылган суюдан соң калган нәрсәләр аеруча куркыныч булып санала. Вирусны шулай ук урманга барып кайтканнан соң киемнәрен эшкәртмәгән кешеләр, төрле йорт хайваннары, бөҗәкләр, кимерүче җәнлекләр дә тарата ала.
Без әлеге авыру белән элегрәк очрашан идек инде, терлекләрнең баш санын күпкә киметергә туры килде. Шуңа күрә барлык профилактика таләпләре үз көчендә кала. Без алар буенча белешмәлекләрне һәр гражданга имза куйдырып тапшырабыз һәм журналга теркибез. Ике ай эчендә 2567 белешмәлек таратылды. Шулай ук без кабаннар булган урыннарны раслау өчен урманнарны йөреп чыгабыз, квадрокоптер ярдәмендә территорияләрне күзәтәбез. Кабаннарны күзәтү бик җитди мәсьәлә, чөнки алар вирус таратучылар булып тора.
Ветберләшмә белгечләре тарафыннан дуңгыз итеннән - 90, йорт дуңгызларыннан биоматериал (кан) - 14, кабаннардан - 18 проба алынган. Әлегә барлык анализлар дә тискәре. Тагын бер кат искәртәбез - дуңгыз, кош-корт, чебеш-бәпкәләр сатып алганда сатучылардан авыл хуҗалыгы хайваннарын ветеринария тикшерүен раслаучы документлар сорагыз. Онытмагыз, хайван авыруларының күпчелеге кеше гомеренә куркыныч тудырырга мөмкин.
- Нәкъ менә шуңа күрә РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә барлык терлекләрне идентификацияләү яки пробиркалау мәҗбүридер?
- Әйе, бирка кую процедурасы бурыч булып кына калмый, ә терлекләрнең, хуҗаның, аның туганнарының, гомумән, халыкның сәламәтлеген һәм гомерен саклау өчен кирәкле чара. Авыл хуҗалыгы хайваннарын индивидуаль номер белән идентификацияләү вакцинация һәм куркыныч авырулар булу-булмавын тикшерү өчен кан алу кебек профилактик чаралар үткәрүдә ярдәм итә.
Хайваннарны идентификацияләү буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгын (2016 елның 22 апрель) үтәү безгә зур йөкләнеш били. Район буенча 7310 биркага контракт төзелгән, биркаларны кайтарту апрель башында планлаштырылган. Әлеге эшне мөмкин кадәр тизрәк, терлекләр көтүгә чыга башлаганчы башкарырга кирәк. Шәхси секторда бу эшне иртәрәк башкарачакбыз, беренче чиратта МЭТгә бирка куелачак. ШЯХларда терлекләрне маркировкалау бушлай башкарылачак. Шуннан соң терлек электрон исәпкә алу системасына кертеләчәк. Мондый система ветеринария куркынычсызлыгын тәэмин итү, шулай ук терлекләрне һәм терлекчелек продуктларын җитештерүчедән алып кулланучыга җиткәнчегә кадәр күзәтү өчен кертелә.
Биркасыз терлекләр электрон хуҗалык китабына кертелмәячәк, аларга субсидияләр һәм башка форма ярдәм бүлеп бирелмәячәк. Биркасыз терлекләрне 2024 елның мартыннан рәсми рәвештә сатарга һәм сатып алырга, аннан сөт тапшырырга да ярамаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев