Ветеринария хезмәте кисәтә
Татарстан республикасы дәүләт ветеринария хезмәте сезнең игътибарны терлекләрдә ящур авыруы һәм дуңгызларда Африка чумасы (ДАЧ) буенча Россия Федерациясендә хәлләрнең кискенләшүенә юнәлтә. Агымдагы елда Россия Федерациясендә түбәндәге очрак теркәлгән: Краснодар краенда 11 шәхси ярдәмче хуҗалыкта 2013 елның 26 һәм 30 июнендә мөгезле эре терлекләрдә ящур авыруы билгеләре ачыкланган. ЯЩУР - кискен,...
Татарстан республикасы дәүләт ветеринария хезмәте сезнең игътибарны терлекләрдә ящур авыруы һәм дуңгызларда Африка чумасы (ДАЧ) буенча Россия Федерациясендә хәлләрнең кискенләшүенә юнәлтә.
Агымдагы елда Россия Федерациясендә түбәндәге очрак теркәлгән:
Краснодар краенда 11 шәхси ярдәмче хуҗалыкта 2013 елның 26 һәм 30 июнендә мөгезле эре терлекләрдә ящур авыруы билгеләре ачыкланган.
ЯЩУР - кискен, вируслы, гадәттән тыш йогышлы авыру, ул мөгезле эре терлекләрне, сарыкларны, кәҗәләрне, дуңгызларны һәм кыргый куш тояклыларны зарарлый. ЯЩУР белән КЕШЕ дә авырый, аеруча БАЛАЛАР.
2013 елның 24 июнендә Саратов өлкәсенең Көньяк Самойловск поселогы һәм Воронеж өлкәсенең Верхнемамонск районы территорияләрендә урнашкан гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында дуңгызларда Африка чумасы авыруы ачыкланган.
Дуңгызларда Африка чумасы - зарарланган барлык терлекләрнең үлеменә китерүче кискен йогышлы авыру. Әлеге авыру белән төрле яшьтәге йорт дуңгызлары һәм кыргый кабан дуңгызлары авырый.
Инфекциянең төп чыганагы - авыру һәм үлгән дуңгызлар. Сәламәт терлекләрнең зарарлануы аларны авыру һәм вирус йөртүче терлекләр белән бергә асрау (тоту) нәтиҗәсендә килеп чыга. Авыруны тудыручы факторлар - азык, көтүлек, транспорт чаралары, авыру терлекләр бүлеп чыгарган пычрак бүлендекләр. Йогышсызландырылмаган ризык калдыклары да шулай ук авыру йоктыру чыганагы булып тора.
Ящурнең төп билгеләре:
- терлек боек була;
- продуктлылыгы кими;
- куе күбекле селәгәй хасил була, үзенчәлекле итеп авызын чапылдата. Уртында, иреннәрендә, имиләрендә, җиленендә, тояк арасында төрле зурлыктагы куыклар, эрозия хасил була.
ДАЧ
- тән температурасы 41.5-42 градуска күтәрелә, аппетиты бетә, эчәсе нык килә, боега, эче китә, кайчагында кан белән;
- ана дуңгызларның балалары төшә;
- борыннан кан китү, көйсезләнүе күзәтелә, корсак, колак тиресендә һәм башка җирләрдә кан саву күзәтелә, алар кушылып кызыл тап хасил итәләр, басып караганда да агармыйлар - 7-10 нчы көнгә хайваннар үләләр.
Игътибар!
1. Мал тотучыларга терлекләренең хәленә көн саен игътибар итү кирәк (Ящурнең һәм ДАЧ билгеләренә).
2. Мал сатып алганда районның ветеринария хезмәтенә һәм авыл хакимиятенә хәбәр итәргә кирәк.
3. Билгеле булмаган, иминлек турында тиешле ветеринария документлары булмаган җирләрдән мал, азык, терлекчелек продуктлары сатып алу, файдалану тыела.
Ерткыч җәнлекләр, авыл хуҗалыгы терлекләре күпләп үлгән очракта һәм ящур авыруыннан шикләнгәндә кичекмәстән районның ветеринария берләшмәсенә хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев