Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Виктор Патренкин һәм Наталья Воробьева: «Авыл хезмәтен яратабыз»

10 елдан артык эшләү дәверендә “Вәлиев Ф.Р.” крестьян-фермер хуҗалыгы үсемлекчелектәге һәм терлекчелектәге күрсәткечләр буенча иң яхшы хуҗалыкларның берсе булып тора.

- Без эшне 15 баш бозаудан башлап җибәрдек, - дип искә ала КФХ башлыгы Фәргат Вәлиев. – Шушы 11 ел эчендә терлекчелек биналары төзелде, байтак техника сатып алынды, терлекләрнең баш саны шактый артты.
Бүгенгесе көндә хуҗалыкта 300 башка якын мөгезле эре терлек исәпләнә, шул шәптә 150 баш сыер. Файдалануда 1160 гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, шуның 960 гектары сөрүлек җирләре, монда ел саен бөртеклеләрдән һәм азык культураларыннан яхшы гына уңыш үстерелә.
Һәм агымдагы елда да бөртекле культуралардан яхшы уңыш алынган, ел ярымлык сусыл азык һәм бер еллык печән запасы салынган.
- Күптән түгел генә бөртеккә кукуруз суктыру эшен төгәлләдек һәм 60 тонна кукуруз алдык, - дип сөйли фермер. – Хәзер аннан катнаш азык ясыйбыз, бу сыерларның продуктлылыгын шактый арттыра.
Бүген монда 1300 килограммга якын сөт савып алалар, бозауларны эчерткәннән соң 900 килограммнан артык сөт сатуга китә. “Әмма сөткә бәяләр югарырак булса яхшырак булыр иде, терлекчелек әлләни табыш китерми”, - дип зарлана Фәргат Вәлиев.
КФХ да барлыгы 15 кә якын кеше эшли. Хезмәт сөючән, намуслы хезмәткәрләр арасыннан КФХ башлыгы машина белән сыер савучы операторлар Наталья Воробьеваны, Светлана Воронина, Любовь Тарасова, Людмила Демидованы, шулай ук лаборантка Вера Маслованы атады. Азык төяү – бушатуда, тирес чыгаруда механизаторлар Виктор Патренкин һәм Анатолий Ушаковлар мәшгуль. Төнге вакытларда фермада ирле-хатынлы Виктор һәм Александр Петрушиннар кизү тора.
- Агымдагы елда терлекләрне кышкы араннарда асрауга 20 октябрьдә күчердек, 2017 елдагыдан бер айга диярлек соңрак һәм бу азыкны электр энергиясен экономияләргә һ.б. мөмкинлек бирде, –  дип сөйли Фәргат Вәлиев. – Бүген 46  сыер буаз, ноябрь-декабрьдә бозауларга тиешләр, 27  тананы төп көтүгә керттек, әле тагын 350-380 кг авырлыктагы 24 баш тана бозауны кертергә торабыз.
Хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 15 мең сум тирәсе, сыер савучылар җәйге чорда 19-20 мең сум ала, ә механизаторларның кыр эшләре вакытында хезмәт хаклары күбрәк. Бүген барлык хезмәткәрләр октябрь өчен аванс алган. Терлекчелектәге эшләр өчен тиешле шартлар булдырылган – сөт үткәргечләр, кайнар су, сыер савучылар өчен җылы көнкүреш бүлмәсе һ.б. Сүз уңаенда, көнкүреш бүлмәсендә телевизор да бар, тик без район газетасын күрмәдек һәм Фәргат Рифгат улы “Яңа Чишмә хәбәрләре”нә язылырга вәгъдә бирде.
... Эш шартлары һәм хезмәткә түләү ничек булуын без ирле-хатынлы Виктор Патренкин һәм Наталья Воробьевалардан да сорап белештек.
- Барысы да яхшы, - дип сөйли Наталья. – Эшкә автобус белән алып киләләр, яхшы хезмәт хакын вакытында алабыз, барлык эшләр механикалаштырылган. Һәм мин тагын АПК программасы буенча торак төзүгә субсидия рәсмиләштерү һәм алуда булышлык күрсәтүләре өчен Фәргат Вәлиевка һәм авыл хуҗалыгы идарәсенә бик рәхмәтле. Субсидия алып, без иркен йорт төзедек, 3 ел яшибез инде.
КФХ башлыгы да бу гаилә турында җылы сүзләр генә әйтә. “Бик намуслы һәм хезмәт сөючән кешеләр. Бездә 10 елдан артык эшлиләр инде, андыйлар күбрәк булсын иде”, - ди ул.
Гомумән, “Вәлиев Ф.Р.” КФХ да терлекләрне уңышлы кышлату өчен барлык шартлар һәм азык бар, без аларга уңышлар һәм яхшы күрсәткечләргә ирешүләрен телибез.
Азат МУСИН

Реклама


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев