Вячеслав Козлов: «Сөт - акчалата керем алуның төп чыганагы»
Район хуҗалыклары сөт сатудан ай саен 50 млн. сумга якын акча алалар.
Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән узган чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның 8 аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.
Киңәшмә башланыр алдыннан анда катнашулылар «Агро-Основа» ҖЧҖнең Тубылгытау бүлекчәсендәге азык базасын карадылар. Соңгы вакытта бу хуҗалыкның җитәкчеләре савым сыерларын сыйфатлы тукландыруга аерым игътибар бирә.
Азык әзерләү өчен азык катнаштыргычлар һәм азык тараткычлар сатып алынган, азыкны катнаштыру һәм ваклау процессы зооветеринария белгечләренең ныклы контролендә тора.
– Иң мөһиме - салам, сенаж, силос, патока, кирәкле минераль өстәмәләр һәм сыйфатлы бөртек фуражын дөрес катнаштыру, - ди җәмгыятьнең башкарма директоры Эдуард Антонов. - Терлекләрнең азыкны тулысынча үзләштерүләре өчен аны ваклау һәм катнаштыру вакыты 45 минуттан да ким булмаска тиеш. Без шундый азыкны көн саен диярлек җәмгыятьнең барлык бүлекчәләре өчен 100 тоннадан артык күләмдә әзерлибез, ашату рационнарына да анализ ясалып тора.
Җыелучылар силос салу барышын да карадылар. Монда барысы да тиешенчә оештырылган - траншеяның ян стеналарына полиэтилен пленка җәелгән, кирәкле консервантлар кулланыла һәм эшләр куәтле тракторларга өстәмә рәвештә урнаштырылган 6 тонналы тыгызлавычлар (навеска) ярдәмендә бара.
Аннан соң Тубылгы Тау мәдәният йортында киңәшмә булды. 8 айлык эшкә йомгак ясап, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады. Шунысын әйтергә кирәк, алар сөендерми. Барлык күрсәткечләр 2020 ел дәрәҗәсеннән начаррак. Бу, беренче чиратта, «Агро-Основа» ҖЧҖнең лейкозлы сыерлардан арыну максатыннан МЭТ санын киметүе белән бәйле (районда бу иң эре хуҗалык - анда 7 мең башка якын МЭТ исәпләнә).
МЭТ саны 15831 баш тәшкил итә, бу 2020 елга караганда 716 башка кимрәк (96%). Савым 18737 тонна тәшкил итә (94% яки 1117 тоннага кимрәк). 8 айда сөт сату 17 мең тонна тәшкил иткән (96% яки 747 тоннага кимрәк). Сатылган продукциянең уртача бәясе - 25,80 сум/кг, бу 2020 елга караганда 1,1 сумга артыграк. Ит тә узган ел дәрәҗәсеннән азрак җитештерелгән - барлыгы 1524 тонна (91% яки 143 тоннага кимрәк).
4100 баш бозау алынган, бу исә 2020 ел дәрәҗәсеннән 85 башка кимрәк (98%).
- Агымдагы елда корылык аркасында азык азрак әзерләнгән, шуңа күрә, терлеккә азыкны баланслаштырып бирүгә аерым игътибар итәргә кирәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы. -Барлык хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калу һәм яхшы сөт алу максаты куелырга тиеш, чөнки бу акчалата керем алуның төп чыганагы. «Сез авыл бизнесменнары һәм үз бизнесыгызны алга таба үстерү өстендә ныклап эшләргә тиешсез», - дип ассызыклады ул.
Киңәшмә ахырында терлекчелек тармагының август ае йомгаклары буенча алдынгыларга күчмә кубоклар тапшырылды. МЭТ санын арттыру буенча – «Закрома» ҖЧҖ, «Савельев А.А.» һәм «Котова О. В.» КФХлары, продукция җитештерү буенча - «Козлова М. И.», «Козлов А. Е.» һәм «Котова О. В.» КФХлары иң яхшы хуҗалыклар дип табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев