Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Хәерле юл, игенчеләр!

Игеннәрне урып — җыю чоры җитте һәм авыл халкына аларны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.

«АгроРаздолье» ҖЧҖдән яшь комбайнчы Марат Хәсәншин һәм бөртек ташучы шофер Геннадий Котов. Фото: Азат Мусин, «Яңа Чишмә хәбәрләре».

Урак өсте — 2023

Игенчеләр өчен иң җаваплы чор җитте — уңышларны урып-җыюга керештеләр. Агымдагы ел игенчеләр өчен бик үк уңышлы булмады — корылык аркасында бөртекле һәм техник культураларның уңышы кимеде һәм барлык культураларны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.

Район буенча барлыгы 62 мең гектардан артык бөртекле һәм техник культуралар җыеп аласы бар. Шул исәптән 13,7 мең гектарда уҗым культуралары, 10 мең гектар — сабан бодае, 9700 — арпа, 1300 — солы, 570 — кукуруз, 300 — карабодай, 250 — бөртекле -кузаклы культуралар.

27 мең гектардан артык мәйданда әле тагын техник культуралар да бар. Шул исәптән 11,2 мең гектар рапс, 5300 — май орлыгына көнбагыш, 7100 — горчица, 2500 — майлы җитен һәм 900 гектар соя.

Комбайннарының техник әзерлеге начар түгел, аларның барысы да, нигездә, кадрлар белән комплектланган. Урып-җыю вакытында комбайннарның гермитиклыгына һәм янгынга каршы саклану чаралары белән җиһазландырылуына аерым игътибар бирергә кирәк.

Эссе коры һава торышында бөртеклеләр көн саен 2,5-3% дым югалта, шуңа күрә аларны вакытында җыеп алырга кирәк.

Урып-җыюда 70ләп комбайн эшләячәк, ә урып-җыю мәйданы 62 мең гектардан артык һәм бу шактый зур күләм. «АгроРаздолье» һәм «Агро-Основа» ҖЧҖләр комбайннарны читтән җәлеп итәчәк, чөнки аларның урып-җыю мәйданнары шактый зур.

Кайбер хуҗалыкларда ындыр табакларын, сортларга аеру һәм киптерү агрегатларын әзерләү буенча әле хәл ителмәгән мәсьәләләр бар — аларны да яңа уңышны кабул итүгә тулысынча әзерләргә кирәк.

Районда урып-җыюга беренчеләрдән булып «Козлов В. А.» КФХсы кереште. «Иң чиста көзге бодай чәчүлекләрендә уңышны турыдан-туры суктырдык, — дип сөйли Виктор Александрович. — 100 гектар мәйданда уңыш гектарыннан якынча 28 центнер тәшкил итте. Хәзер тагын 400 гектар көзге бодайны теземнәргә салабыз, биш көннән соң җыячакбыз».

Ә менә «АгроРаздолье» ҖЧҖдә көзге культураларны турыдан-туры урып-җыярга ниятлиләр, чөнки мәйданнар чиста, чүп үләннәре юк.

— 8000 гектар көзге бодайның 1000 гектарын җыеп алдык, — ди җәмгыятьнең баш агрономы Вадим Иванов. — Көн саен 15-18 комбайн эшли. Дымлылык якынча 17% тәшкил итә, ашлык шунда ук киптергечләргә керә. Комбайннар, нигездә, яңа, кадрлар белән комплектланган. Эштә өзеклекләр юк, кырда ике тапкыр туклану оештырылган. Көзге бодайның уңышы 36-38 ц/га тәшкил итә, бу яфрактан тукландыру, кертелгән ашламалар һәм чүп үләннәре, корткычлар һәм авырулар белән көрәшү нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев