Хәерле юл, игенчеләр!
Урып-җыю вакыты җитте һәм игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк
Игенчеләр өчен иң җаваплы вакыт җитте – урып-җыю башлана. Быел игенчеләр өчен уңай ел булды – менә дигән уңыш үстерелде һәм хәзер барлык культураларны югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора.
Район буенча барлыгы 72 мең гектардан артык бөртекле һәм техник культуралар җыеп аласы бар (2024 елга караганда 5 мең гектарга күбрәк). Шул исәптән 18 мең гектарга якын бөртекле көзге культуралар, 2100 – сабан бодае, 4450 – арпа, 715 – солы, 100 - ашлык кукурузы, 110 – вика һәм 20 гектар борчак. Бөртеклеләр – барлыгы 25300 гектар.
Зуррак мәйданны – 46700 гектарны югары табышлы техник культуралар били. Шул исәптән 16,6 мең гектар рапс (шуның 2700 гектары – көзге рапс), 3200 гектары – май һәм орлык өчен көнбагыш. 10500 – соя, 60 – көзге шепкән (рыжик), 1000 – киндер, 15200 гектар майлы җитен.
Комбайннарның техник әзерлеге начар түгел, моны үзара тикшерүләр күрсәтте. Урып-җыю вакытында комбайннарның герметик булуына һәм янгыннан саклану чаралары белән тәэмин ителешенә аерым игътибар бирелә.
Эссе коры көннәрдә бөртеклеләр тәүлек саен 2,5 -3% ка кадәр дымны югалта һәм югалтуларны булдырмас өчен аларны вакытында җыеп алырга кирәк.
Урып-җыюда 80 гә якын комбайн эшләячәк, ә урып-җыю мәйданы зур күләмдә. «Агрораздолье» ҖЧҖенең һәм «Чишмә-Агро» ҖЧҖенең эре агрофирмалары комбайннарны читтән җәлеп итәчәк, чөнки аларның урып-җыю мәйданнары бик зур.
Кайбер хуҗалыкларда ындыр табакларын, үлчәү хуҗалыкларын, сортларга аеру һәм киптерү агрегатларын әзерләү буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр бар әле – аларны да яңа уңышны кабул итүгә тулысынча әзерләү сорала.
Районда берен-челәрдән булып «Агрораздолье»да урып-җыюга керештеләр. Без 95 гектар мәйданлы басуга килдек, анда 7 комбайн көзге бодайны җыеп бетергән.
- Бездә көзге бодай 14 мең гектардан артык мәйданны били, - ди агроном Иван Софонов. – Күп тапкырлар минераль тукландыру, чүп үләннәренә, корткычларга һәм авыруларга каршы көрәш нәтиҗәсендә менә дигән уңыш чыга. Менә бу кырдан гектарына 45 центнердан аз гына артыграк чыкты (бу иң яхшы кыр түгел). Гомумән алганда, бодай гектардан 60 центнер булыр дип көтәбез.
4500 гектар мәйданны биләгән көзге рапсның да уңышы бик яхшы, озакламый урып-җыю башланачак.
Хуҗалыкның барлык комбайннары нигездә яңа, кирәкле кадрлар белән тәэмин ителгән.
-Шартлар яхшы, теләк белән эшлибез, техника һәм һава торышы гына көйсезләнмәсен, - ди комбайнчы Андрей Ушаков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев