Хәерле юл, игенчеләр!
Районда язгы кыр эшләре башланды.
Игенчеләр өчен җаваплы вакыт җитте – язгы кыр эшләре башланды. 2026 елгы уңышның язмышы райондагы авыл хуҗалыгы берләшмәләренең ни дәрәҗәдә уңышлы эшләвенә бәйле булачак.
Язгы кыр эшләре барышында 30 мең кв. м гектарга якын мәйданда дымны капларга кирәк булачак. Монда кайбер хуҗалыкларның («Шешма-Агро» ҖЧҖ, «Закрома» һәм берничә фермер хуҗалыгы) үсемлекчелектә «Ноутил» («нуль эшкәртү» яки «турыдан-туры чәчү») яңа технологиясе буенча эшли башлауларын аңлатырга кирәк. Бу технология буенча туфракны туңга сөрү һәм язгы тырмалау юк, ә чәчү камыл өстендә бара.
Район буенча 17300 гектарда уҗым культураларын һәм 4200 гектарда күпьеллык үләннәргә (бу эш кайбер хуҗалыкларда бара инде) ашлама кертергә һәм тырмаларга кирәк булачак.
Быел сабан культу-раларының барлык мәйданнары 52100 гектар тәшкил итә. Шул исәптән сабан бодае – 1600, арпа – 4000, солы – 300, ашлык кукурузы – 300, вика - 115 гектар. Азык культураларына 7500 гектарга якын мәйдан бирелә (2500 га – берьеллык үләннәр, 770 га – силос кукурузы һәм, инде язылганча, 4200 га – күпьеллык үләннәр).
Агымдагы елда югары керемле (маржиналь) техник культуралар мәйданнары сизелерлек арта. Күпчелек авыл хуҗалыгы оешмалары мондый культураларга өстенлек бирәләр. 20500 гектарда рапс, 14000 гектарда майлы җитен, 2200 гектарда соя, 7800 гектарда көнбагыш, 800 гектарда киндер һәм 300 гектарда горчица чәчеләчәк. Барлык техник культуралар 46 мең гектарга якын мәйданны, ягъни барлык чәчү мәйданының яртысыннан артыгын биләячәк.
8600 гектар җирне чиста пар җирләре өчен калдыру планлаштырыла.
Чәчүдә 135 трактор, 56 чәчкеч, 11 чәчү комплексы, 74 культиватор эшләячәк. Алар барысы да чәчү кампаниясенә әзер.
Һава шартлары уңай булганда һәм барлык агрегатлар да ватылмыйча эшләгәндә, язгы кыр эшләрен 10-14 көндә башкару планлаштырыла.
Район буенча 21,9 меңгә якын тонна минераль ашламалар (13,8 мең тоннасы – азотлы, 8,1 мең тонна – катлаулы) бар. Бу гамәлдәге матдәдә 132,7 кг/га тәшкил итә. Ашлама иң күбе (318 кг/га) «АгроРаздолье» ҖЧҖендә тупланган, «Закрома» ҖЧҖендә (84,3 кг/га) һәм «А.Козлов» КФХында да запаслар яхшы (67,1 кг/га).
«Россельхозцентр»ның район бүлеге башлыгы Рәфис Зиниятуллин әйтүенчә, көзге культураларның торышы канәгатьләнерлек, аларны тукландырырга һәм, торышларына карап, саклык белән тырмаларга кирәк.
Барлык хуҗалыклар да бөртекле культуралар орлыклары белән тәэмин ителгән. Шулай ук тиешле күләмдә кукуруз һәм көнбагыш орлыклары кайтарылган.
Кырларга берен-челәрдән булып, узган елдагы кебек үк, «АгроРаздолье» ҖЧҖ игенчеләре чыкты. Кар беткәнен дә көтмичә, алар көзге культураларны «Туман» агрегатлары белән тукландырдылар инде. Алар артыннан башка авыл хуҗалыгы оешмалары да кыр эшләренә кереште. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 15 апрельгә 2887 гектарда уҗым культуралары һәм 38 гектарда күпьеллык үләннәр тукландырылган.
2730 гектар мәйданда көзге рапсны «АгроРаздолье» ҖЧҖндә, 120 гектар мәйданда көзге бодайны «Садыйков М.Х.» КФХында тукландырдылар.
Тукландыру «Туман» агрегатлары белән башкарыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев