Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

Районда язгы кыр эшләре башланды

Район игенчеләре өчен җаваплы чор җитте – язгы кыр эшләре башланды. 2025 ел уңышы район хуҗалыкларының аны ни дәрәҗәдә уңышлы башкарып чыгуына бәйле булачак.

 

Язгы кыр эшләре барышында 35 мең гектарга якын мәйданда дымны сакларга кирәк булачак. Монда шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Агро-Основа» ҖЧҖенә килгән яңа инвесторлар үсемлекчелекне «Ноутил» («нуль эшкәртү» яки «турыдан-туры чәчү») яңа технологиясе буенча алып барырга җыеналар. Бу технологиядә туфракны туңга сөрү һәм язгы тырмалау юк, ә чәчү камыл өстендә бара.

Район буенча 20800 гектарда уҗым культураларына һәм 5250 гектарда күпьеллык үләннәргә ашлама кертергә һәм тырмаларга кирәк (бу эш бара инде).

Быел сабан культу-раларының барлык мәйданнары 55 мең гектарга якын булачак. Шул исәптән сабан бодае – 2100, арпа – 4800, солы – 700, бөртекле-кузаклылар (вика, борчак) – 300 гектар. Азык культуралары 3000 гектар мәйданны биләячәк (1500 – берьеллык үләннәр, 700 – силос өчен кукуруз, 800 –катнаш азык).

Агымдагы елда югары керемле техник культуралар мәйданнары сизелерлек арта. Ике эре агрофирма – «АгроРаздолье» ҖЧҖ һәм «Агро-Основа» ҖЧҖ җирләрендәге яңа инвестор әлеге маржиналь культураларга өстенлек бирәләр. 16600 гектарда рапс, 10500 гектарда соя, 13500 гектарда майлы җитен, 5300 гектарда көнбагыш чәчеләчәк. Барлык техник культуралар 46 мең гектардан артык мәйданны биләячәк, ягъни барлык чәчүлек мәйданының яртысыннан күбрәген алып торачак.

Чиста парга 4000 гектарга якын сөрүлек җирләрен калдыру планлаштырыла.

Чәчүдә югары җи-тештерүчәнлектәге 30га якын чәчү комплексы, 100дән артык куәтле трактор эшләячәк.

Уңай шартлар булганда һәм барлык агрегатлар ватылмыйча эшләгәндә, язгы кыр эшләрен 10-14 көндә башкарып чыгу планлаштырыла.

Район буенча 21,6 мең тоннадан артык минераль ашлама бар (гамәлдәге матдәдә 123 кг/га). Барыннан да күбрәк (301 кг/га) минераль ашламалар «АгроРаздолье» җәмгыятендә тупланган, калган хуҗалыклар да ашламалар кайтару белән шөгыльләнәләр.

«Россельхозцентр»ның район бүлеге башлыгы Рәфис Зиниятуллин әйтүенчә, уҗым культураларының торышы канәгатьләнерлек, аларны ашламалар белән тукландырырга һәм, хәлгә карап, саклык белән тырмаларга кирәк.

Бөтен хуҗалык бөртекле культура орлыклары белән тәэмин ителгән. Техник культура орлыклары да җитәрлек күләмдә.

Иртә яз килү сәбәпле, быел язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара.

Кырларга беренче-ләрдән булып, узган елдагы кебек үк, «АгроРаздолье» ҖЧҖ игенчеләре чыкты. Кар беткәнен дә көтмичә, алар көзге культураларны «Туман» агрегатлары ярдәмендә тукландыруга керештеләр. Алар артыннан башка авыл хуҗалыгы оешмалары да кыр эшләрен башлады.

9 апрельгә район буенча 20800 гектар көзге культураларның 19900 гектары (96%) тукландырылды. 500 гектарда көзге культуралар тырмаланды (бу эшне фермерлар Виктор һәм Александр Козловлар төгәлләде инде).

5200 гектар күпьеллык үләннәрнең 725 гектары тукландырылды, ә күпьеллык үләннәр 1200 гектарда тырмаланды («Игенче» ҖЧҖ, «Садыйков М.Х.» КФХ, «Зубов А. В.» КФХ һәм башкалар).

Хуҗалыклар туңга сөрелгән җирләрне тырмалауга да керештеләр. Бу эш 34500 гектар җирнең 6500 гектарында башкарылган.

Чәчү темплары көннән-көн арта барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев