24 августта быелның 7 айлык нәтиҗәләре буенча халыкның хезмәт активлыгы турында чираттагы киңәшмә булып үтте.
Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова отчет чорындагы эшләргә анализ ясады.
Район халкы тарафыннан гыйнвар-июль айларында сөт сату 3800 тоннага якын тәшкил иткән. Бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 540 тоннага күбрәк.
Сөт өчен исәп-хисап ясауның уртача бәясе быел 17 сум 53 тиен (бер литр өчен) тәшкил иткән (2016 елда - 16 сум 47 тиен, 2015 елда - 13 сум 39 тиен).
24 августка булган торыш буенча сөт эшкәртү предприятиесенең сөт җыючыларга бурычы бар (бурычның тулаем күләме 780647,52 сум).
Нәтиҗәдә сөт җыючыларның халыкка - Акбүредә, Яңа Чишмәдә һәм Чабаксарда июньнең икенче яртысы өчен бурычы бар.
Халык тарафыннан печән хәзерләү анализы күрсәткәнчә, Тубылгытау, Яңа Чишмә, Чабаксар, Архангел АҖ халкы җитәрлек күләмдә печән әзерләгән. Тагын 4 АҖ-дә бер баш МЭТ-гә 3,5 әр тонна тиешле нормадан аз гына азрак печән әзерләнгән. Шахмай һәм Акбүре АҖ халкы тарафыннан бер баш МЭТ-гә берәр тонна гына әзерләнгән, Черемухово, Красный Октябрь, Ленино, Буревестник АҖ-дә дә печән аз әзерләнгән. Бу исә көзен байтак терлек сугымга китәчәк, шулай булгач, МЭТнең баш саны да шактый кими дигән сүз.
2015-2020 елларга ШЯХ-ны үстерү Программасын тормышка ашыру районда шәхси ярдәмче хуҗалык белән шөгыльләнүче йортлар санын саклап калу 2020 ел ахырына ирешелер дип ниятләнә, бу исә ШЯХ-да һәм халыктагы терлекләрнең баш санын ел саен 2%ка арттырырга мөмкинлек бирер иде. Тик әлеге күрсәткечкә бүгенгесе көнгә ирешелмәгән.
Әмма МЭТ-нең баш саны, башка төр терлекләрнең һәм кош-кортларның баш саны арткан кебек, арта бара; авыл хуҗалыгы продукциясе дә артып тора; халыкның җир участокларына булган ихтыяҗы да канәгатьләндерелә; җир пайлары өчен инвесторларның һәм КФХ-ларның исәп-хисабы 100% башкарылган; ШЯХ-ны үстерүгә кредитлар һәм субсидияләр буенча процент ставкаларын каплау тулы күләмдә үтәлгән;
ШЯХ-ларда сыерларның 43,5%ы ясалма орлыкландырылган.
Бүгенгесе көндә ШЯХ-га ярдәм күрсәтү күләме 4618,17 сум тәшкил иткән. Болар:
- ШЯХ кредитлары буенча % ставкалары субсидиясе;
- мини-фермалар төзүгә 200 мең сумга чаклы субсидия;
- таналар сатып алуга 15 мең сумга (1 башка) чаклы субсидия;
- сөт саву аппаратлары бәясенең 50%ын субсидияләү (36 данә);
- яшь кош-кортлар сатып алуга чыгымнарны каплауга (369 мең сум күләмендә) субсидия.
Мини-ферма төзелеше программасы буенча Шахмай АҖдән 3 кеше, Тубылгы Тау АҖдән - 2, Петропавел, Ленино, Зирекле, Архангел, Яңа Чишмә һәм Шахмай АҖдән берәр кеше катнаша.
7 айда авыл халкы тарафыннан барлыгы 9 башмак тана һәм берне бозаулаган тана - сыер сатып алынган. Шушы чорда 52 ШЯХ кредиты алынган. Архангел, Буревестник, Екатерина АҖдә андый кредитлар алырга теләүчеләр юк. Әлеге күрсәткеч буенча безнең район 42 район арасында 11 урында тора.
Сөт заводы лабораториясе начальнигы Ольга Совкова керә торган продукциянең сыйфаты турында сөйләде. Сөт җыючылардан керә торган сөтнең сыйфаты бик әйбәт түгел. Биш эшмәкәр тарафыннан тапшырылган сөт составында антибиотиклар (стрептомицин, тетрациклин, В - лактан) булуы ачыкланган. Сөтнең чисталык буенча да беренче сортка бармавын раслау өчен лаборатория мөдире үзе белән соңгы өч көндә кулланылган фильтрларны алып килгән: алардагы пычрак ерактан ук күренә иде. Бу очракта кем гаепле соң: намуссыз сөт тапшыручылармы яисә эшкә салкын караучы сөт җыючылармы - ачыклык кертсеннәр иде. Ә миңа, сөт тапшыручы кеше буларак, пычрак турында, антибиотиклар, түбән майлылык турында ишетү бик аяныч - хәтер калдырырлык булды.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов җыелучыларга сыерларны ясалма орлыкландыру кирәклеге турында информация ясады, чөнки районда МЭТ лейкозы авыруы бар, ә ул үгез бозаулар аркылы күчәргә мөмкин. Петропавел Бистәсендә, Акбүредә, Волчья Бистәсе, Әдәмсә, Архангел Бистәсе, Зирекле һ.б. АҖләрдә күбесе сыерларын табигый юл белән орлыкландыралар, сыерларына куркыныч авыру йоктырудан сакланмыйлар.
Аннан Леонид Евгеньевич сатып алынган таналарга субсидия алучыларның кайберләре субсидия алуга сыерларын юктарулары турында информация булуы турында җиткерде. Сәбәбен дә тапканнар: кайсы сыер аягын сындырган, кайсы авыраган. Бу, субсидия бирелүгә карамастан, алар хуҗалыгында сыерларның баш саны артмаган дигән сүз. Шундый "акыллыбашларга" якын араларда сыерларның баш санын тиешле санга җиткерергә (яңадан торгызырга) кушылды.
Лариса ФЕДОРОВА
Нет комментариев