Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында орлыклар язгы чәчүгә әзерме?
Сортларны дөрес сайлау һәм сыйфатлы орлыклар гына яхшы уңыш алуга китерә.
Язгы кыр эшләренә керешү вакыты якынлаша, машина-трактор паркларында, ындыр табакларында әзерлек эшләре көннән-көн арта.
Барлык хуҗалыклар да агымдагы елда игелә торган культураларны алдан билгеләп куйды, чәчү мәйданнарының гомуми структурасы булдырылган. Район игенчеләренә 27000 гектарда бөртекле сабан культуралары, 20000 гектарда техник культуралар һәм 7000 гектарда азык культуралары чәчәргә туры киләчәк.
Моннан тыш, 15300 гектарда көзге культураларны һәм 11200 гектарда күпьеллык үләннәрне тырмаларга һәм тукландырырга, 60000 гектарда дым каплатырга кирәк.
Планлаштырылган чәчү мәйданнарында чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен игенчеләргә сыйфатлы 2500 тонна сабан бодае, 2756 тонна арпа, 776 тонна солы, 250 тонна соя, 14 тонна карабодай, 215 тонна кукуруз, 38 тонна көнбагыш, 60 тонна рапс, 490 тонна җитен һәм 9 тонна горчица орлыклары кирәк булачак.
Хуҗалыклар сабан культуралары, горчица, җитен орлыклары белән тәэмин ителгән, аерым КФХларның зур булмаган проблемалары район эчендә хуҗалыкара алмашу хисабына хәл ителәчәк. Кукуруз, көнбагыш һәм рапс орлыкларына килгәндә, бу культураларны игүче барлык авыл хуҗалыклары җитештерүчеләре поставщиклар белән килешүләр төзегән, орлыкларның күп өлеше складларга кайтарылган.
Аерым хуҗалыклар тарафыннан «Россельхозцентр»ның район бүлегенә чәчү алдыннан анализ ясауга орлык пробаларын бирүнең түбән темплары борчу тудыра. 30 мартка «Аксу - Агро» ҖЧҖ, «Архангельское» КФХ» ҖЧҖ, «Зубов А.В.», «Әхмәтвәлиева Г. Г.» КФХлары орлыкларының чәчү сыйфаты мәгълүм түгел. Күп санлы вак фермер хуҗалыкларыннан бары тик А. Е. Козлов, К. М. Фәсахова, И. И. Гарифуллин, И. Н.Галәветдинов, В. В. Муратов, И. Ф. Вәлиуллин, А. М. Карпов һәм Л. Р. Артемьевалар гына үз орлыкларын тикшергәннәр. Орлыкларның сыйфатын анализлау процессы 7-10 көн вакытны ала, калган фермерларга чәчүгә әзерләнгән орлыклардан пробаларны анализга бирергә ашыгырга кирәк. Тикшерелмәгән орлыклар чәчүгә «Россельхознадзор» тарафыннан «Орлыкчылык турында»гы законны бозган өчен штраф санкцияләре каралуын да онытмаска кирәк. Шулай ук мондый хуҗалыклар районлаштырылган сортларга каралган субсидияләрдән дә мәхрүм ителә.
Үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләр үзләренең уңай яки тискәре тәҗрибәләре буенча, сыйфатлы орлык кына мул уңыш бирүен яхшы белә.
Сортларны дөрес сайлау һәм сыйфатлы орлыклар гына яхшы уңыш алуга китерә (игү технологиясе таләпләрен үтәгәндә). Шунысы куанычлы, күпләр моны аңлыйлар. Сортларны яңарту һәм аларны алмаштыру өчен районның 30 хуҗалыгында 1340 тонна күләмендә бөртекле сабан культураларының югары репродукцияле орлыклары сатып алынган.
РФ һәм ТР Авыл хуҗалыгы министрлыклары төрле субсидияләр рәвешендә мондый сатып алуларны, элиталы орлыклар сатып алуга чыгымнарның бер өлешен кайтаруны, районлаштырылган сортлар чәчү өчен субсидияләр компенсацияләүне хуплый. Нәтиҗәдә, хуҗалыклар элиталы орлыклар сатып алудан уңышларына өстәмә генә түгел, ә саллы гына акчалата ярдәм дә ала. «Весна», «Ситдыйков Р.Р.», «Кадыйрова А.Г.», «Тихонова А.Е.», «Суворов Д.А.», «Сәлахов Р.М.» кебек КФХлар өчен дә мондый ярдәм артык булмас иде, аларның 250дән алып 560 гектарга кадәр сөрүлек җирләре була торып та, игелә торган культураларында районлаштырылган сортлар юк. Орлыкларны чәчүгә әзерләүдә чәчү алдыннан агулау эшләренә дә зур әһәмият бирелә. Бу - культураларны үстерү технологиясендә төрле инфекцияләрдән сакларга мөмкинлек бирә торган мөһим этап. Орлыкларга һичшиксез экспертиза үткәрергә һәм агулауны шул нәтиҗәләр нигезендә дөрес сайланган препаратлар белән үткәрергә киңәш итәбез. Фузариоз-гельминтоспориозлы черек белән аз дәрәҗәдә зарарланган очракта, икътисади яктан отышлы, экологик куркынычсыз микробиоашламалар өстәлгән биофунгицидлар кулланырга киңәш ителә.
Киләчәк уңышка нигез салу, чәчүне югары дәрәҗәдә әзерлек белән каршылау өчен, язгы кыр эшләренә чаклы калган вакыттан мөмкин кадәр нәтиҗәле файдаланырга кирәк.
Көннәр җылыту белән бина эчендәге орлыкларны һава-җылылык кертү ысулы белән җилләтергә, кукуруз, көнбагыш, рапс һәм бөртекле культураларның югары репродукцияле орлыкларын, аларны чәчү алдыннан эшкәртү өчен тиешле препаратларны кайтартырга кирәк.
Орлыкларны агулауга җәлеп ителүче персонал медицина тикшерүе узарга һәм шәхси саклану чаралары, махсус кием белән тәэмин ителергә тиеш.
Саклауга куелган орлыклар бинасына кар сулары агып кермәсен өчен, бина тирәсен кардан вакытында арындырырга кирәк.
Рафис Зиниятуллин, «Россельхозцентр»ның район бүлеге начальнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев