Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа Чишмә районында агымдагы елның ике аена терлекчелек тармагындагы эшләргә йомгак ясаганнар

Терлекчелек тармагында агымдагы елның ике ай күрсәткечләре 2021 ел дәрәҗәсеннән түбәнрәк.

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән узган чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның ике аенда терлекчелектәге эш йомгаклары буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Терлекчелектәге эш нәтиҗәләренә җентекле анализ белән районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады.

- Кызганычка каршы, тармактагы ике айлык эш нәтиҗәләре куанычлы түгел, - дип билгеләп үтте ул. - МЭТнең баш саны 14721 баш тәшкил итә, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 2393 башка түбәнрәк (86%). Сыерларның баш саны - 5399, бу узган ел дәрәҗәсеннән 486 башка кимрәк (92%). Сарыклар 1717 баш тәшкил итә, бу узган ел дәрәҗәсеннән 502 башка кимрәк (77%). Бары тик атларның баш саны гына 2021 ел дәрәҗәсендә калган - 886 баш.

Сөт саву 3952 тонна тәшкил итте, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 735 тоннага кимрәк (84%), бер сыерга 732 кг сөт савылган (2021 елга карата 64 кг-га азрак). Әлбәттә, продукция сату да түбәнрәк - барлыгы 3814 тонна сөт сатылган - 2021 ел дәрәҗәсеннән 776 тоннага кимрәк (83%).

Агымдагы елда сөтне уртача сату бәясе 32,1 сум/кг тәшкил итә, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 5,7 сумга артыграк.

Ит 335 тонна җитештерелгән, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 57 тоннага кимрәк (85%).

Бозаулар 764 баш тәшкил иткән, бу узган ел дәрәҗәсеннән 369 башка кимрәк (67%).

Әлеге кимү күрсәткечләренең барысында да «Агро-Основа» ҖЧҖнең өлеше «зур», анда МЭТ саны 2021 ел дәрәҗәсеннән 2744 башка кимрәк һәм 5438 баш тәшкил итә. Шулай булгач, сөт җитештерү һәм сату буенча да күрсәткечләр түбән, гәрчә райондагы  МЭТнең 40%ы бу хуҗалыкта булса да.

- Ике ай эчендә районның авыл хуҗалыгы оешмалары терлекчелек продукциясен 2021 ел дәрәҗәсеннән 16 млн. сумга кимрәк саттылар, бу бик зур сумма, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Өстәвенә,  кемдә мөгезле эре терлекләрнең баш саны узган ел дәрәҗәсеннән азрак, алар субсидия алмый. «Сез үзегез милекчеләр, үзегез хуҗа, үз бизнесыгызны үстерегез, тиешенчә эшләгез», - дип ассызыклады ул.

Үткәрелә торган ветеринария чаралары, яшь терлекләрнең сакланышы турында район ветеринария берләшмәсе начальнигы Андрей Никитин сөйләде.

Хәзергесе вакытта бөртекле культураларның орлыклык материалының булуы һәм торышы, аны эшкәртү актуаль мәсьәлә булып тора. Бу хакта Россельхозцентрның район бүлеге начальнигы Рафис Зиниятуллин хәбәр итте. Барлык хуҗалыклар, вак КФХларны да кертеп, орлыкларны яңартырга, җитмәгән күләмен сатып алырга, чәчүлек сыйфатларын тикшерергә тиеш. Стимуллаштыручы субсидияләр әлеге шартларны үтәүгә бәйле.

Кызганычка каршы, быел бер генә хуҗалык та (!) борчак чәчәргә җыенмый, ә борчак һәм викадан башка берьеллык үләннәрне ничек үстерергә ди? «Болай булса, берьеллык үләннәрдән печән түгел, ә кыяклы культуралар саламы килеп чыгачак», - дип урынлы искәртеп үтте район башлыгы, хуҗалык җитәкчеләрен кузаклы культуралар чәчүгә карата үз карашларын үзгәртергә өндәп. Без район хуҗалыкларында орлыкларның барлыгы һәм аларның торышы турында газетабызның киләсе саннарында җентекләбрәк сөйләячәкбез.

Авыл җирлекләрендә физик затларның тракторларына техник карау узу турында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге начальнигы Рәис Хисмәтуллин мәгълүмат бирде. Кызганычка каршы, тракторларның 50%тан берникадәр артыгы гына техник карауны ел саен уза, ә кайбер авыл җирлекләрендә бу сан аннан да азрак. «Мондый техника хуҗаларына карата катгый чаралар күрергә, ә АҖ башлыкларына бу мәсьәләне контрольгә алырга кирәк», - дип билгеләп үтте район башлыгы.  

Киңәшмә ахырында Вячеслав Козлов терлекчелектәге эшләрнең торышына анализ ясады, складларны, техниканы саклауны һәм янгын куркынычсызлыгын көчәйтү кирәклеген билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов 1 апрельдән башланачак төзекләндерү һәм язгы ташуга әзерлек икеайлыгы турында сөйләде. Гадәткә кергән традиция буенча, терлекчелек тармагында иң яхшы хуҗалыклар ике ай йомгаклары буенча күчмә Кубоклар белән бүләкләнде. Аларга «Закрома» ҖЧҖ (җитәкчесе Фәрит Шакиров), «Садыйков М.Х.» һәм «Гарифуллин И. И.»КФХлары лаек булды.

В.М. Козлов һәм Л. Е. Богомолов күчмә Кубокларга ия булучылар белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев