Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Яңа гына эшкә керешкән өч фермер - грант ияләре

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “2017-2020 елларга Татарстанда яңа гына эшкә керешкән фермерларга ярдәм күрсәтү“ программасы буенча грантлар бүлеп бирүдә конкурска нәтиҗә ясалган.

Катнашуга барлыгы 122 гариза бирелгән, конкурска сайлап алуга  - 109 катнашучы кертелгән, шуларның 84 е 1 млн.350 мең сумнан алып 2 млн. 700 мең сум күләмендәге грант ияләре булган.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, грант ияләре арасында безнең районнан да эш башлаучы өч фермер бар. Конкурс документларын әзерләргә һәм консультация ярдәме алырга аларга район  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов булышкан.
Грант ияләренең  берсе – Шахмайдан фермер Ринат Салаватов.  2 млн. 700 мең сум грант акчасы 24 башка сыерлар абзары төзүгә, берне бозаулаган таналар һәм КУН -10 төягече белән МТЗ-82 тракторы сатып  алуга тотылачак.
Чираттагы грант иясе Яңа Чишмәдән Сергей Котов. 2 млн. 700 мең сум күләмендә грант акчасы 50 баш яшь МЭТ һәм КУН – 10 төягече  белән МТЗ-82  тракторы сатып алуга китәчәк.
Шахмайдан Илгиз Галяуетдинов 1 млн. 350 мең сум күләмендә грантка ия булган. Грант  акчалары 40  башка исәпләнгән ат фермасы төзүгә тотылачак.
Грант алу өчен мөһим шарт булып алда  билгеләнгән эшләрне башкару һәм техника сатып алу өчен фермерларның грант акчалары күләменнән  10 проценттан да ким булмаган үз акчаларын кертү  тора.
P.S. Язманы бастырыр алдыннан без  грант ияләре белән элемтәгә кердек. Алар яңа эш башлаучы фермерларга булышлык күрсәтүләре өчен республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерделәр, бүлеп бирелгән акчалардан файдалану буенча үз планнары турында  сөйләделәр.
Ринат САЛАВАТОВ: Ферма төзү урынын билгеләдек, якын араларда анда эшләрне башлап җибәрәчәкбез. Берне бозаулаган таналарның нәселле, күп сөт бирә торган  токымлыларын сатып  алырга уйлыйбыз. Трактор да безнең фермерлык эшчәнлегендә зур булышчы булачак.
Сергей КОТОВ: Июнь ае дәвамында төягече белән  тракторны  да, ит токымлы яшь МЭТ-ләрне дә сатып алырбыз дип уйлыйм, ә аларны асрау өчен бина әзер инде.   
Азат Мусин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев