Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Яртыеллык нәтиҗәләре бер дә сөендерми

Авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә 2018 елның беренче яртыеллыгында терлекчелектәге  эш нәтиҗәләре тикшерелде. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Агымдагы елның 6 аенда терлекчелектәге эшләргә тәфсилле анализ белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады.
- Яртыеллык нәтиҗәләре бик үк сөенерлек түгел, - дип  билгеләп  үтте ул. -  МЭТ-нең баш саны узган ел белән чагыштырганда 99 % (15853 баш) тәшкил итә яки 137 башка кимрәк. Үткән ел дәрәҗәсенә карата бозаулар саны да азрак. Ярты елда 3027 бозау алынган, бу 2017 елга карата 133 башка (96 %) азрак.
Сөт җитештерү 13311 тонна тәшкил иткән, бу 2017  ел дәҗәсендә. 1 сыердан савылган сөт 2434 килограмм тәшкил итә. “Агро-Основа“ ҖЧҖ (107 тоннага күбрәк), “Скоков Н.А.“ КФХ (плюс 99 тонна), “Кулон“ а/ф (плюс 24 тонна) һәм “Игенче“ ҖЧҖ-дә (12 тоннага күбрәк) сөт җитештерү темплары әйбәт. “Козлова М.И.“ (минус 145 тонна) һәм “Зубов А.В.“ КФХ-да (141 тоннага азрак) иң күп кимүгә юл куелган. 
Кызганычка каршы, дуңгызлар һәм сарыкларның баш саны кими бара.  Районда сарыклар 2470 баш  калган (2017 ел дәрәҗәсенә карата 86 %), ә дуңгызлар нибары 134 баш кына (2017 елга карата 29%). Атлар 813 баш, бу 2017  ел дәрәҗәсеннән 24 башка күбрәк.
6 айда 1216 тонна ит җитештерелгән, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 62 тоннага күбрәк (105 %). Иң күп җитештерү, әлбәттә инде,  “Агро-Основа“ ҖЧҖ (498 тонна) өлешенә туры килә, аннары “Козлова М.И.“ (131 тонна),  “Архангельское“ КФХ һәм “Кулон“ а/ф (90 шар тонна), “Скоков Н.А.“ КФХ (74 тонна).
МЭТ үлеме буенча күрсәткечләр бераз яхшырган. 6 айда 283 баш МЭТ үлгән, бу 2017 ел дәрәҗәсеннән 109 башка азрак. Әмма бозауларның күпләп үлүе “Зубов А.В.“ КФХ-да күзәтелә, монда һәр икенче бозау үлә.
Барлык күрсәткечләргә тәфсилле анализ ясалганнан соң Леонид Богомолов иң яхшы һәм артта калучы хуҗалыкларны атады. Хуҗалыклар рейтингы дүрт күрсәткечне исәпкә алып төзелгән: МЭТ нең  баш саны, тулаем савым, ит җитештерү һәм үрчем алу (2017 елның шул ук чоры белән чагыштырганда). Бары бер хуҗалыкта - “Игенче“ ҖЧҖ-дә генә (җитәкчесе Раил Вәлиуллин) барлык дүрт күрсәткеч тә плюс белән,  ә ике хуҗалык - “Козлова М.И.“ һәм “Зубов А.В.“ КФХ-да – дүрт күрсәткечтә дә минус белән.
Район башлыгы Вячеслав Козлов, кайбер  хуҗалыклар терлекләрнең баш санын киметеп, үзләрен үзләре “ашап  бетерә“, дип ассызыклады. Ә бит субсидияләр нәкъ менә баш  санына карап бирелә. Үрчем алуга да игътибарны киметкәннәр, хуҗалык эчендәге ихтыяҗларга байтак терлек сарыф ителә – җәмәгать туклануына гына да 600 башка якын терлек киткән, ә әлеге максатлар өчен товарлыксыз фермалар  булдырырга да мөмкин бит.
Икътисадый күрсәткечләр
2018  елның 5 аенда  хуҗалыкларның акчалата кереме 275 млн.сум тәшкил иткән, шуның 210 млн.сумы (79 %) терлекчелек тармагына туры килә.
5 айда уртача айлык хезмәт хакы 14729 сум тәшкил иткән. “Агро-Основа“ ҖЧҖ-дә (16206 сум)    һәм “Игенче“ ҖЧҖ-дә (15239 сум) уртача район күрсәткеченнән югары, калганнарында ул 14 мең сумнан да түбән.
- Хезмәт хакын арттыру өчен резервлар барлык хуҗалыкларда да бар һәм моны эшләргә кирәк, - дип искәрде район башлыгы.
5 айда хуҗалыклар 11 млн. сумнан артык керемгә карап салына торган салым (НДФЛ) түләгән. Салымнарның 60 % тан  артыграгы “Агро-Основа“ ҖЧҖ өлешенә туры килә, “Кулон“ а/ф – 18 %, “Козлова М.И.“ КФХ – 5 % һ.б.
Ел башыннан дәүләт ярдәме күләме 95 млн. сум тирәсе тәшкил иткән, шуның 40 млн. сумы – терлекчелеккә.
Киңәшмәдә статистика бүлеге начальнигы Валентина Прыткова халыкның шәхси хуҗалыкларында терлекләр саны турындагы информация  белән чыгыш ясады, район ветеринария берләшмәсе начальнигы Евгений  Лазарев әзерләнә торган азыкларның сыйфаты турында сөйләде, авыл хуҗалыгы идарәсе консультанты Алексей Пузиков комбайннарны бөртеклеләрне җыеп алуга хәзерләү һәм техника куркынычсызлыгы турында җиткерде.
Киңәшмәгә йомгак ясап, район башлыгы Вячеслав Козлов терлекчелектәге агымдагы эшләр торышына тукталды, хуҗалык җитәкчеләренә терлекләрне тулы кыйммәтле ашатуны контрольдә тотарга кушты (бөртек фуражының сыйфатына аеруча да игътибар итәргә), ферма, мехмастерскойлар, заправка, ындыр табаклары территорияләрен төзекләндерү һәм чүп үләннәрен чабу белән шөгыльләнергә  чакырды.   

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев